Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2021, 13:51

Нигә пенсия мираска калмый?

Ни өчен кредитлар буенча бурычлар мирас буенча күчә, ә пенсиядән җыелган акчалар – юк? Бу сорау бүген күпләрне борчыйдыр.

Нигә пенсия мираска калмый?
Нигә пенсия мираска калмый?

Ни өчен кредитлар буенча бурычлар мирас буенча күчә, ә пенсиядән җыелган акчалар – юк? Бу сорау бүген күпләрне борчыйдыр.

   “Страховая пенсия” мирас буенча күчми, ә менә пенсия тупланмаларын мирас буенча алырга мөмкин,- ди икътисадчы Елена Григорьева.- Кызганычка каршы, күпләр үзләренең тупланмалары хакында белмиләр һәм алар артыннан килмиләр. Шулай ук мирас кабул итүчеләрнең дә күбесе белмәү аркасында акчалардан колак кага”.

   Кемнәрнең тупланмасы бар? 1967нче елга кадәр туганнар өчен нибары ике ел дәвамында гына акча күчереп калынган, шуңа аларның җыелган акчалары аз. Ә менә 1967нче елдан соң туганнарның взнослары тупланма пенсиягә автомат рәвештә күчереп барыла – башта 3 процент иде, хәзер исә 6 процент күләмендә. Шуңа да, әгәр бу яшьтәге кеше вафат булса, аның мирасчыларына 6 ай эчендә   ПФР яки НПФга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттә, тупланма хуҗасы үз гаризасында үзенең мирасчыларын күрсәтә.

   Әгәр гариза юк икән, акчаларны туганнары – беренче чиратта, балалары, ире яки хатыны, әти-әниләре ала. Тупланмаларның уртача күләме бүген 75 мең сум чамасы тәшкил итә.

Фото: terrnews.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: