Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2021, 13:45

Әле тәгәрмәч алыштырдыгызмы?

   Республиканың Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты водительләргә җәйге резинаны кышкыга алыштырырга вакыт җитүе хакында искәртә.

Әле тәгәрмәч алыштырдыгызмы?
Әле тәгәрмәч алыштырдыгызмы?

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты водительләргә җәйге резинаны кышкыга алыштырырга вакыт җитүе хакында искәртә.

   Бүген республикада кояш елмаеп караса да, көзге көнгә ышаныч аз шул, кайсыбер районнарда термометр телләре күптән инде 0 градустан түбәнрәккә төшүе күзәтелә.

   Күпчелек экспертлар кышкы резинаны уртача тәүлек температурасы даими 5-7 градуска кадәр төшкәч алыштырырга киңәш итә. Шуңа да, хәвефсезлек максатында, БРның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җиргә кар ятканны көтмәскә чакыра. Чөнки көндезләрен күләвекләр эри, ә иртәнгә шул ук эстакада һәм күперләрдә бозлавык күренеше күзәтелергә мөмкин.

   Резина алыштырудан тыш, коткаручылар водительләргә шулай ук “кышкы”йөрү стиленә күчәргә, ягъни, хәвефсез тизлек, юл торышына карап аралыкны һәм ян-яктан интервалны саклау, кинәт кузгалулардан тыелырга киңәш итә.

Фото: rg.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: