Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2021, 14:01

Капремонт тагын кыйммәтләнәме?

Төзелеш материалларына хаклар кыйммәтләнү сәбәпле, хөкүмәт 1 гыйнвардан капремонт өчен хакларны 25 процентка күтәрүне хуплаган дип сөйлиләр. Бу дөресме? Тагын да таякның авыр башы халык җилкәсенә төшәчәк бит инде... 

Капремонт тагын кыйммәтләнәме?
Капремонт тагын кыйммәтләнәме?

   Төзелеш материалларына хаклар кыйммәтләнү сәбәпле, хөкүмәт 1 гыйнвардан капремонт өчен хакларны 25 процентка күтәрүне хуплаган дип сөйлиләр. Бу дөресме? Тагын да таякның авыр башы халык җилкәсенә төшәчәк бит инде... 

   РФ Төзелеш министрлыгында белдерүләренчә, сүз кешеләргә капремонт хакын 25 процентка күтәрү хакында бармый. Бу  чара гражданнарның взносларын үзгәртүгә түгел, ә капремонт буенча контрактлар хакына кагыла,- дип аңлатма бирә бу уңайдан министр урынбасары Светлана Иванова.- Төзелеш материалларына хаклар үзгәрү капиталь ремонтның  нәтиҗә хакында ачык күренә. Бүгенгә кадәр төзелгән контрактларны өзмәс өчен, менә бу соңгы 1667нче санлы карар контракт хакларын 25 процентка  кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моңа кадәр төбәк операторларының килешүләр хакын 15 процентка кадәр генә арттыру мөмкинлеге бар иде.

   Әйткәндәй, гадәттә, нәкъ менә 1 гыйнвардан капиталь ремонт өчен түләү хаклары артып тора. Хакны арттырыргамы һәм никадәр арттырырга дигән карарны төбәк властьлары кабул итә. Димәк, хәзер дә җавапны алар гына бирә алачак.

Фото: afanasy.biz

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: