Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2021, 13:36

Исерек килеш утырсаң...

Соңгы чорда исерек килеш автомобильгә утырган водительләр саны да, алар белән бәйле юл-транспорт фаҗигалары да артып тора.

Исерек килеш утырсаң...
Исерек килеш утырсаң...

Соңгы чорда исерек килеш автомобильгә утырган водительләр саны да, алар белән бәйле юл-транспорт фаҗигалары да артып тора.

   Менә шул сәбәпле, хөкүмәт  эчкән водительләр өчен җәзаларны катылатырга җыена. Вице-премьер Марат Хуснуллин ведомстволарга исерек килеш машина йөртүчеләргә җинаять җаваплылыгы кертү һәм хокук бозучы-рецидивистларны гомерлеккә транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү буенча “тәкъдимнәр” эшләргә кушты.

   Моннан тыш, эчкән килеш рульгә утырган гражданин водитель хокукыннан гына түгел, шулай ук поезд, самолет, яхта йөртүдән дә мәхрүм ителәчәк, шулай ук аңа корал йөртү дә тыелачак.

   Бу өлкәдә законнарны моннан 3 ай элек кенә катгыйлаттылар, ләкин Марат Хөснуллин әйтүенчә, юл-транспорт вакыйгаларында үлемнәр саны көтелгәннән әкренрәк кими.

   Исегезгә төшерәбез, бүгенге көнгә максималь рөхсәт ителгән норма – литр сулап чыгарылган һавага 0,16 мг. алкоголь тәшкил итә. Ягъни, бер лирт канга 0,3 г. дигән сүз.

Фото: vestnik-lesnoy.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: