Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2021, 17:17

Җилдәрдә “Өмет”– иң яраткан гәзит

Декадник йомгаклары кызыксындыра.

Җилдәрдә “Өмет”– иң яраткан гәзит
Җилдәрдә “Өмет”– иң яраткан гәзит

Белүегезчә, 4 октябрьдән 14 енә кадәр басма матбугатка язылу ун көнлеге булып үтте. Бу ташламалы чорны редакция, почта хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, безнең гәзит яздырып укучы әбүнәчеләребез зур түземсезлек белән көтеп ала. Ташламалы язылу вакыты – редакция һәм почта хезмәткәрләренең кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп эшли торган кызу мәле. Көндәлек тормышның катлаулы чорында гәзит укырга яратучыларның, бераз гына булса да акчаларын янда калдырып, алдагы ярты еллыкка язылып куюларын кайгырткан чак бит бу.

Ни кызганыч, басма матбугатның тиражлары елдан-ел кими. Моның сәбәпләре күпләребезгә мәгълүм. 2014 елдан алып гәзит басылучы кәгазьгә хакларның 90 процентка артуы, элемтәчеләргә матбугат таратуга киткән чыгымнарының өлешләтә булса да каплау ниятеннән дәүләт субсидиясе бирүне туктату, типография чыгымнарының елдан-ел арта баруы – болар басма матбугат файдасына түгел. Алар барсы да язылу хакын күтәрделәр. Күп укучылар гәзит-журналларга язылу хакларын редакция күтәрә дип уйлый. Редакция хезмәткәрләре –  гәзитне дөньяга әзерләп чыгаручы гына. Без язылу хакларына тәэсир итә алмыйбыз. Аннары, кешенең мәгълүмат алу мөмкинлеге дә күбәйде. Элек берничә гәзит ала идек, бер телеканал, бер радиоканал бар иде, хәзер телевизорда йөзләгән канал, радионың ешлыклары санап бетергесез. Күпләр телевизорга, Интернетка капланган, сенсацион хәбәрләрне өстен күрә. Яшьләргә башлыча күңел ачу, заманча ял индустриясе кирәк. Хәзер күпчелекнең игътибарын яулыйм дисәң, кәеф-сафа һәм акчага бәйле язмалар, эротика, маҗара һәм “шаккатризм”, гомумән, “сары матбугат” алымнары кирәк. 

Без дә “сары матбугат” дәрәҗәсенә төшсәк, үз кыйблабызны югалтачакбыз бит.  Республика тормышы, мәдәният-сәнгать, фән һәм мәгариф, милләтләр киләчәге, яшьләр сәясәте хакында кемнәр язар соң?

Икенчедән, матбугатның җәмгыятькә тәэсир итү көче кимеде. Хәзер тәнкыйтькә үпкәлиләр, суд белән яныйлар. Җитәкчеләр үзләренең дөрес түгеллеген аңласалар да, мәсьәләне хәл итәргә ашыкмыйлар. Нәтиҗәдә, гади халык турыдан-туры Республика Башлыгына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Җәмгыять үзгәрде. Башка җәмгыятьтә яшибез без бүген.

Милли республикаларда милли матбугатны күбрәк авыл кешесе укый, авылдан килеп шәһәрдә торучы кардәшәләребез ана телендәге матбугаттан аерыла. Элек подписка чорында шәһәре дә, авылы да гөрләп тора иде. Ә хәзер подписка тәмамлануга санаулы көннәр генә калганда да милли җәмәгатьчелек битараф. Үзен милләт өчен янып-көеп, кайгыртып йөрүчеләр рәтендә дип санаучыларның үз туган телендә матбугат басмалары, гәзит-журналларга язылмавын белеп аптырап каласың. Үзләрен зыялы дип исәпләгәннәр редакциягә килеп “Берәр гәзит юкмы? дип йөриләр хәтта.

Соңгы елларда Федераль почта хезмәтендәге аңлашылып җитмәгән үзгәртеп корулар да басма матбугатының бәкәленә сукты. Элегрәк һәрбер районның почта бүлеге була торган иде. Соңрак ике районга бер бүлек калдырдылар. Хәзер инде бөтенләй бер почта бүлеге дүрт-биш районны берләштерә. Күп еллар почта бүлекләрен җитәкләгән тәҗрибәле җитәкчеләр китте, яңалары еш кына алмашынып тора. Алар хәзер кайсы авыл почта бүлекчәсендә ниләр барлыгын түгел, кайсы районда эшләрнең ничек торганлыгына да байкау ясап өлгерә алмыйлар. Шулай булгач, турыдан-туры авыл бүлекчәләре белән тыгызрак элемтәдә эшләргә кала.

Ункөнлек нәтиҗәләрен белү теләге белән миңа Миякә районының Җилдәр авылы почта бүлекчәсендә булырга насыйп итте. Бүлекчәне күп еллар Альбина Миңнегали кызы Нигъмәтуллина җитәкли.

–       Безнең авылда элек-электән укымышлы, мәдәниятле, бай рухлы халык яшәгән. Ата -бабалардан килгән бу матур сыйфатлар бүген дә җуелмаган, гәзит-журналларны күпләп алдырулары да шуны исбатлый. Тик подписка үткәрүләре елдан-ел авырлаша бара. Хәбәрләрне электрон челтәрләр аша укый алу мөмкинлеге яшьләрне басма матбугаттан читләштерә.

“Өмет”гәзитен чыга башлаганнан алдырып килүче апа-абыйларыбыз бакыйлыкка күчеп бара. Яман вирус та азды соңгы арада, соңгы бер ай эчендә генә дә авылыбызның хөрмәтле һәм актив укучылары Клара апа Габитова, Зәбир Хабибрахманов, Шәфкать Калючев, Наил Галишин, Илдус Баһаветдинов абыйларны соңгы юлга озаттык. Урыннары җәннәттә була күрсен. Менә шулай, яшьләр телефон белән комьпютердан аерыла алмый, ә өлкәннәребез бармак белән санарлык калып бара. Калганнары, әлегә гәзит алдырмаучылар арасында аңлату эшләре алып барырга туры килә инде. Менә әле, ташламалы яздыру вакытында җанлылык арта төште. Шушы декадник барышында 12 кеше “Өмет” гәзитенә язылырга өлгергән. “Өмет”тән кала “Манзара”, “Диләфрүз”, “Безнең дәвер”, “Аиф” “Октябрь” гәзитен яздырып укучылар да күп кенә.

Без Җилдәр, Чияле, Успех авыл халкын хезмәтләндерәбез.Почтальоннарыбыз подписканың никадәр җаваплы эш икәнен яхшы аңлый. Аннары почта хезмәткәрләре гәзит һәм хат ташудан тыш та бик күп хезмәтләр күрсәтә бит. Товар сатып керем китерү буенча планнар зур. Гәзит-журанлларга яздыру буенча да сынатмабыз дип өметләнәм. Бу эштә минем иң якын ярдәмчеләрем –Зөлфия Кәримова һәм Әлфия Идрисова. Аларның хезмәте бәһалап беткесез. Суык буранда да, җәйге челләдә дә, көзге пычракта да, алар халыкны рухи азык белән баету, гәзит-журналларны вактында илтеп җиткреү өчен тырышып эшлиләр. Безнең якта халык “Өмет” гәзитен бигрәк тә теләп алдыра. Бу подписка чорында да, бердәм тырышлык белән “Өмет” тиражын саклап калырбыз дип уйлыйм, – диде Альбина Миңнегали кызы.

Әлегә кадәр Җилдәр авылында 28 кеше безнең гәзитне алдырып укыган булган. Алдагы көндә дә безне ташламаслар дигән өметтә калабыз.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: