Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 октябрь 2021, 09:36

Коронавирус: республикада хәлләр авыр, әмма тотрыклы

Президент киңәш итсә дә, 23еннән ял көннәре булмаячак.

news.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

20 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  төбәктә яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча  оператив штаб утырышы үткәрде. Көн кадагында – COVID-19дан вакцинация темпларын арттыру һәм 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакы түләнелә торган ял көннәре режимын кертү.

–Бүген Президент Владимир Путин ил хөкүмәте әгъзалары белән белән 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр хезмәт хакы түләнелә торган ял көннәре кертү игъланын хуплады, – диде Радий Хәбиров һәм Башкортстан территориясендә коронавирус белән бәйле хәлләр хакында фикер алышырга  тәкъдим итте.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, COVID-19ны йоктыру белән бәйле хәл авыр, әмма тотрыклы. Вакцинация темплары акрынлап арта, бу өлкәдә лидер төбәкләр исемлегендә Башкортстан беренче бишлеккә кергән. Узган тәүлектә 36 886 кеше прививка ясаткан, шуларның 22 561е – беренче компонентны кадаткан.  Беренче компонент белән республикада барлыгы 1 479 634 кеше вакцинацияләнгән. Ә 1 274 766 кеше тулысынча аны тәмамлаган.

20 октябрь мәгълүматларына ярашлы, Башкортстанда пандемия башланганнан алып барлыгы 78 805 кеше коронавирус йоктырган дип исәпләнә. Узган тәүлектә таҗлы вирус йоктыруның яңа 668 очрагыы теркәлгән.

Оператив штаб утырышында вакцина ясатмаганнар өчен чикләү чаралары  (Радий Хәбиров указына ярашлы кертелгән) хакында да сөйләштеләр.

–Республикада 145 вакцинация пункты эшләп килә.  Уфадагы мобиль  пунктлар “Торатау” Конгресс-холлында, “Башкортстан”, “Планета” һәм “Карусель” сәүдә үзәкләрендә урнашкан, – дип искә төшерде Максим Забелин. – 30 октябрьдән 7 ноябрьгәчә хезмәт хакы түләнелә торган ял көннәре кертү – мөһим һәм вакытында кабул ителгән карар. Бу социаль вирус йоктыру чылбырын өзәргә, ә медицина оешмаларына коронавирус белән көрәштә өстәмә ресурслар тупларга мөмкинлек бирәчәк.

21 октябрьдән  65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен  адреслы ярдәм күрсәтүне көчәйтү максатында социаль хезмәткәрләр обходлар оештырачак.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: