Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 12:45

Янгыннан саклан!

Башкортстан коткаручылары офиста төп хәвефсезлек чаралары турында искә төшерделәр.

Янгыннан саклан!
Янгыннан саклан!

   Башкортстан коткаручылары офиста төп хәвефсезлек чаралары турында искә төшерделәр.

   Эш урынында янгын хәвефсезлеген саклауда нинди төп таләпләргә игътибар итәргә кирәк?

   Беренче кагыйдә: һәр хезмәткәр бинада янгын чыкканда тиз эвакуацияләү планын алдан ук өйрәнергә һәм якындагы янгын сүндергеч һәм янгын турында кул ярдәмендә кисәтүче җайланманың кайда урнашуын белергә тиеш.

   “Иртән офиска эшкә килгәч тә күз карашы белән электр җайланмалары һәм электр приборларының төзеклеген тикшерү мөһим: розетка яки шәрәләнгән проводкалар күренмиме һ.б.,- ди бу уңайдан янгынчылар.- Төзек булмаганнары белән кулланырга һич тә ярамый. Һәрхәлдә, тәүдә беренчел янгын сүндерү чараларының әзерлеген тикшерегез. Һәм, әлбәттә, эш урынында тәмәке тартмагыз.

   Эш сәгате тәмамланганнан соң тәрәзәләрне ябыгыз, ишекләрне бикләгез һәм приборларны электрдан аерыгыз. Ишек һәм тәрәзәләр ябык булган очракта, кислород бетү сәбәпле, янгын үзе сүнәргә мөмкин.

   Янгын башланса, түбәндәге телефон буенча шалтыратыгыз: шәһәр телефоныннан – 01, кәрәзле телефоннан – 101. Экстрен хезмәтләр телефоны – 112.

Фото: pbs.twimg.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: