Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 11:25

Пенсия мирас буенча күчәме?

Тупланма өлешен мирас итеп алырга мөмкин.

fbm.ru
Фото:fbm.ru

Иминият пенсиясе күчми, ә менә тупланма өлешен мирас итеп алырга була.

Кызганычка каршы, күпләр үзләренең тупланмалары барлыгы хакында белми. Шуны ук акчадан мәхрүм ителгән варислар турында да әйтергә була.

Кемнәрнең тупланмалары бар? 1967 елдан өлкәнрәк хезмәткәрләр  өчен нибары 2 ел гына күчерелеп барылган, шуңа күрә акча аз җыелган.

Ә менә 1967 елдан яшьрәк хезмәткәрләрнең 12 ел дәвамында акчалары тупланма пенсиягә күчерелеп барылган (автоматик рәвештә) – башта хезмәт хакының 3 проценты, соңыннан 6 проценты.

Әгәр кеше мәрхүм була икән, аның варисларына 6 ай эчендә Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гомумән, тупланмалар хуҗасы, гадәттә, үз гаризасында хокукны кабул итүчеләрне билгели. Әгәр гариза булмаса, акчалар туганнарына, беренче чиратта балаларына, тормыш иптәшенә һәм ата-аналарына күчә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: