Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 15:51

Парламент тыңлаулары үтте

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында “Киләчәктә Башкортстан Республикасында фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлекне камилләштерү турында” темасына парламент тыңлаулары үтте.

Парламент тыңлаулары үтте
Парламент тыңлаулары үтте

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында “Киләчәктә Башкортстан Республикасында фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлекне камилләштерү турында” темасына парламент тыңлаулары үтте.

   Депутатлар, чиновниклар һәм галимнәр, мәгариф учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре республиканың фәнни мөмкинлекләренең актуаль проблемаларын һәм фәнни уйлап табуны коммерциализацияләү турындагы фикерләрне уртага салып сөйләште.

   Парламент тыңлауларын Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев ачты.

   -Бездә, кызганычка каршы, фәнни-техник өлкәне югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү үзәкләре, лабораторияләр һәм предприятиеләр мәнфәгатен исәпкә алып, берлектә үстерү буенча анык стратегия юк,- диде Толкачев.- Төгәл фәннәр өлкәсендәге уйлап табулар үз кысаларында гына калырга тиеш түгел. Алар замана һәм икътисад  таләпләренә тәңгәл килергә һәм кулланылышка кертелергә тиеш.

   БР Башлыгы хакимияте башлыгы Александр Сидякин шулай ук кадрлар потенциалын көчәйтү мөһимлеген ассызыклады.

   -Безгә, беренче чиратта, кешеләр өчен көрәшергә кирәк,- диде ул. – Кеше капиталы – иң мөһиме.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: