Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 15:05

Алданганнарны яклап...

Бүгенге көндә Башкортстанның бердәм реестрында (ЕРПО) 120 проблемалы йорт исәпләнә. Фатирларын күрә алмый тилмерүчеләр исемлегендә 7 мең кеше тора. Болар хакында бүген БСТ каналында узган махсус брифингта хәбәр ителде.

   Республика белән идарә итү үзәге һәм БР Төзелеш министрлыгы үткәргән бу чарада министр урынбасары Артем Ковшов чыгыш ясады һәм бер Уфа шәһәрендә генә гомум мәйданы 270 мең кв.м. булган 33 йорт, 17 торак комплекслары төзелеп бетүне көтүен әйтте.

   Республика власте төбәктә фатир сатып алуда проблемалар килеп туганнарга системалы ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 2019 елда бу максатта махсус фонд төзелде. Шул вакыттан алып республика көче белән 26 проблемалы йортны төзү тәмамланган, бу исә 2824 кеше фатирлы булган дигән сүз. 18 проблемалы объектны  республика көче һәм төзүчеләрнең үз тырышлыгы белән төзеп бетерү планлаштырыла. Тугызын исә агымдагы елда ук куллануга тапшырырга ниятлиләр.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: