Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 октябрь 2021, 09:37

Мәгълүмати җәмгыять бурычлары!

Укучылар интернетны ни дип бәяли?

Мәгълүмати җәмгыять бурычлары!
Мәгълүмати җәмгыять бурычлары!

Укучылар интернетны ни дип бәяли?

 

Октябрьский шәһәренең 10 санлы мәктәбе укучылары «Октябрьский нефтьчесе» гәзитенең баш мөхәррире Анна Москалец белән очрашуда шул хакта сөйләштеләр. Киләчәктә нинди һөнәр сайлау турында уйланган яшьләр белән очрашу В.Путинның май указлары буенча кабул ителгән «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларына ярашлы оештырылды.

Анна Москалец укучылар белән һөнәрне ничек ялгышмый сайлау, соратылган һөнәрләр,  вакытлы матбугат турында сөйләште.

Вакытлы матбугат – җәмгыятьтә һәр яңалыкка, хәбәргә, үзгәрешләргә иң беренче булып игътибар итүче орган буларак, аны җәмәгатьчелеккә җиткерүче ролен үти.

Мәгълүмати технологияләрнең үсеше бу өлкәгә күп яңалыклар кертә. Укучыларга заманча шартларда күп сорауларга җавап табып, үз һөнәрен сайларга туры киләчәк.

Очрашу башында мөхәррир укучылар алдында бер сорау куйды. Алар мәгълүмати җәмгыять һәм мәгълүмати эшчәнлек мохитенә ниләр карый дигән сорауга җавап эзләде. Күп укучылар аны Бөтендөнья пәрәвезе дип белдерде. Әмма Интернет һәм аның техник мөмкинлекләре информацион җәмгыятьнең бер өлеше генә.

Җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән беррәттән кешеләрнең таләпләре дә үзгәрә.
Бүген инде мәгълүмат аралашу мөмкинлеге генә түгел, ул кулланыш, табыш, белем бирү, капитал арттыру чарасына әверелде.

Бүген безнең киң кулланылышка кертелгән смартфоннар, компьютерлар, төрле гаджетлар, санлы технологияләр – аерылгысыз кирәк. Ләкин берникадәр вакыт элек алай түгел иде.

Кешеләр бүген кайда, кайсы кыйтгада булуларына карамастан белем ала, аралаша, эшли ала. Укучылар мәгълүмати һәм санлы технологияләрнең белем алуда аерылгысыз шарт булуын белдерде.

Һөнәрне дөрес сайлау өчен кайсы тармак белгечләренең нык соратылуын аңлап килергә кирәк, диде Анна Москалец.

Мәгълүмат эшчәнлегенә караган фән, мәдәният, юриспруденция, консалтинг, реклама һәм, әлбәттә, вакытлы матбугат белгечләре һәрвакыт кирәк булачак.  Бу тармаклар гел үсештә булачак.

 


Мәгълүмати җәмгыять бурычлары!
Мәгълүмати җәмгыять бурычлары!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: