Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 октябрь 2021, 19:33

Чүп турында сүз чүп түгел

Аның өчен тау кадәре җаваплылык.

Чүп турында сүз чүп түгел
Чүп турында сүз чүп түгел

Аның өчен тау кадәре җаваплылык.

 

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә хакимият башлыклары һәм төбәк операторлары катнашлыгында чираттагы киңәшмә үтте. Ул каты коммуналь калдыкларны эшкәртүгә багышланган иде.

 

 Киңәшмә видеоконференцэлемтә шартларында үтте. Аны БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров уздырды.
- Көн тәртибенә кергәнче, сентябрьдә халык арасында уздырылган сораштырулар нәтиҗәсен кыскача әйтеп үтәргә телим. Ике ел дәвамында Хөкүмәт дәрәҗәсендә бу мәсьәләне даими тикшереп торсак та, сораштыру халыкның килеп туган хәл белән канәгать булмавын күрсәтте. Элеккечә чүпне чыгару, аның вакыты, контейнерлар мәйданчыгы, чүпне аерым җыю, санкцияләнмәгән чүплекләр проблемасы кала.

Без рейтингларда ничек күренсәк тә, төп индикатор – халык. Гражданнар канәгать түгел икән, димәк, без кайбер юнәлешләрдә эшләп җиткермибез. Шуннан чыгып, безнең гражданнарның уңайлы тормыш шартлары билгеләнә, - диде Андрей Назаров.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Идарәлегенең социаль коммуникацияләр буенча җитәкчесе Елена Прочаковская бу сораштыру турында җентекләбрәк сөйләде.

Сораштыру 655 респондент арасында 28 сентябрь-2 октябрь аралыгында онлайн-анкета форматында уздырылган.

Төбәк операторларының эш сыйфаты турында БР Экология һәм табигатьтән файдалану министры Урал Искәндәров сөйләде.

Төбәк операторларының чүп җыю графигы автоматлаштырылган мониторинг системасы буенча күзәтелеп бара. Җитешсезлекләр шунда ук күренә.

Ә инде санкцияләнмәгән чүплекләр буенча, Премьер-министр әйтүенчә, “Чиста ил” федераль проекты кысаларында шәһәр читләрендәге чүплекләрне юк итү каралган. Башка чүплекләр буенча документлар әзерләнә.

Әлеге вакытта муниципалитетлар территориясендә федераль программага кертелмәгән 1975 санкцияләнмәгән чүплек бар, алар 2024 елга юк ителергә тиеш, - диде Андрей Назаров.

  Тормыш шартларыбыз тизрәк тиешле шартларга җитсен өчен һәр кеше чүпне тиешле урынга түгәргә өйрәнергә тиеш шул. Бәләкәй генә чүптән тау кадәре проблемалар хасил була...

 

Чүп турында сүз чүп түгел
Чүп турында сүз чүп түгел
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: