Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 октябрь 2021, 15:25

Бәйрәм игълан итү нигезлеме?

Бала бага әтиләр.

Бәйрәм игълан итү нигезлеме?
Бәйрәм игълан итү нигезлеме?

Бала бага әтиләр.

 

Кичәге көн календарьгә яңа бәйрәм көне буларак теркәлде. Октябрьнең өченче якшәмбесе Русиядә арытаба әтиләр көне буларак билгеләнәчәк.

Тиешле указга В.Путин 4 октябрьдә кул куйды. Шуңа күрә кичә, ягъни 17октябрьдә, Русиядә яшәүче әти кешеләр беренче тапкыр үзләренең рәсми бәйрәмен билгеләп үтте. Әйе, ул көн әтиләрнең статусын, кадерен һәм җаваплылыгын арттыруга бер адым булыр дип ышанасы килә. Әтиле булу, аның терәген, ярдәмен, акыллы киңәшен, тормыш сабакларын аңлап, тоеп, белеп үсү балага бик кирәк. Ышанычлы терәк булган әтиләр яшәргә көч бирә, аның ныклы ихтыяры тормыш юлын үткәндә үрнәк булып тора.

Башкортстанда былтыр ук “Әти даны” иҗтимагый бүләген булдырдылар. Аңа җәмгыятьтә үз урынын тапкан балалар тәрбияләп үстергән әтиләр лаек була.

Әйткәндәй, бездә сабый балаларны тәрбияләүне үз җаваплылыгына алучы ир-егетләр саны арта. Агымдагы елның тугыз аенда эшләп йөрүче 37 620 хатын-кыз, 470 ир-егет бала тәрбияләү өчен ял алган.

Узган елның икенче яртыеллыгында 33 514 хатын-кыз һәм 380 ир-егет “декрет”ка киткән.

Бала тәрбияләү буенча ял алу хокукы рәсми эшләүче әниләр, әтиләр, картәниләр, картәтиләргә бирелә.

Пособие күләме соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакыннан 40 процент исәбеннән түләнә. 2021 елда айлык бала акчасының иң күбе 29,6 мең сум булса, иң азы 8,14 мең сум тәшкил итә.

Бәйрәм игълан итү нигезлеме?
Бәйрәм игълан итү нигезлеме?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: