

Республикада соңгы арада 112 системасына медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча шалтыратулар арткан. Бу Башкортстан территориясендә COVID-19 таралу һәм сезонлы авырулар артуы белән бәйле.
Көн саен махсус хезмәтләр 5 меңнән артык шалтыратулар кабул итә. Һәм кемнең дә булса шаярып шалтыратуы аркасында берәрсе тиешле ярдәмне үзвакытында ала алмавы борчу тудыра.
“112 номеры ашыгыч рәвештә янгын сагы, полиция, медицина ярдәме, газ хезмәте һәм “Антитеррор” хезмәтен чакыру өчен тәгаенләнгән. 112 номеры буенча белешмәләр һәм башка төрле мәгълүмат алу өчен шалтыратырга киңәш ителми (ашыгыч очраклардан тыш)”, – диде Республика белән идарә итү үзәгенең туры эфирында “Хәвефсез шәһәр” вәкиле Рәфис Мөхәммәтҗанов. – Еш кына чакыру дөрес килми, нәтиҗәдә диспетчерлар игътибары читкә тайпыла, алар шалтыратучыларга нәрсә дә булса аңлатканда, чынлап та махсус ярдәмгә мохтаҗ кешеләр 112 системасына шалтырата алмый изаланырга мөмкин. Мәсәлән, кешеләрне коронавирус инфекциясе, вакцинация яисә ничек табибка язылу хакында мәгълүмат кызыксындырса, бу сораулар белән 122 номерына – бу БР Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге – шалтырату сорала”.
Ялган чакырулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралганлыгын да искә төшерәләр.
Ковид белән авыру һәм вакцинация сораулары буенча ковидка каршы ситуацион үзәкнең күп каналлы телефонына 8(347) 218-19-19 шалтыратырга була. Коронавирус инфекциясен профилактикалау сораулары кызыксындырса, 8-800-555-49-43 (Роспотребнадзорның Бердәм консультатив үзәге) номерын җыеп, мәгълүмат алырга мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru