0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь , 11:21

Уртага салып сөйләшик!

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү мәсьәләсе буенча ачык очрашу үтәчәк.

Уртага салып сөйләшик!

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү мәсьәләсе буенча ачык очрашу үтәчәк. Бу хакта үзенең Facebook битендә Хөкүмәт пермьер-министры урынбасары Азат Бадранов хәбәр итте.

“Башкортстан өчен Салават Юлаев тарихи шәхес кенә түгел, ул республика гербында, топонимикада, бөтен территориядә диярлек, Уфаның иң танылган урынында һәм  яраткан хоккей командасының исемендә дә чагылыш тапкан.
Башкортстан һәм башкорт халкы өчен Салават Юлаевның мәгънәви һәм фәлсәфи әһәмияте турында әйтеп торасы да юк.
Салават Юлаев һәйкәле илебезнең барлык халыкларының милли байлыгы булып тора, аның Европада иң зур атлы скульптура һәм республикабызның визит карточкасы булуы билгеле.

Шуңа күрә минем өчен һәйкәл язмышы турындагы бәхәсләрне күзәтү бик гаҗәп, социаль челтәрләрдә скульптураны реконструкөияләүгә  карата күп төрле уйдырмалар бар.

Шуңа күрә Салават Юлаев һәйкәлен саклау мәсьәләләре турында барыбызга да җәмәгатьчелек, галимнәр, экспертлар, республика һәм шәһәр хакимияте органнары вәкилләренә бергә җыелып фикер алышырга кирәк дип уйлыйм.Республика көненнән ерак китми, уртага салып сөйләшик", - дигән Азат Бадранов.

Сөйләшү иртәгә “Башкортостан” дәүләт концертлар залының конференц-залында үтәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира