Көнүзәк
14 октябрь 2021, 15:58

Кинәт арткан

Сәбәбе аңлашыла инде.

Уфаның Зәки Вәлиди урамында урнашкан “Торатау” Конгресс-холлы бинасындагы вакцинация пункты иртәдән үк эшли. Соңгы өч көндә яң коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга теләүчеләр саны ике, хәтта өч тапкырга арткан. Бинага кергән урында килүеләрне администраторлар каршы ала. Алар вакцина ясатырга теләүчеләрнең сорауларына җавап бирәләр һәм аны кадатуның тәртибен аңлаталар.

Пункт хезмәткәрләре сөйләвенчә, бирегә шәһәрнең иң ерак районнарыннан, хәтта читеннән  киләләр.

“Кешеләр шәһәрнең икенче ягыннан, хәтта читеннән киләләр. Алар аңлатуынча, поликлиникаларда прививка ясатыр өчен озын чиратларда торырга кирәк, ә биредә, алар сүзләренчә, эш күпкә тизрәк бара. Әмма атна башыннан бездә дә вакцина ясатырга теләүчеләр агымы  артты. Ә кичке 6-7ләрдә алар кисәк тагы арта, чөнки кешеләр эштән соң турыга монда киләләр” – диләр хезмәткәрләр.

Тәүге карашка чират әллә ни озын түгел кебек. Барлык килүчеләр социаль дистанция үтәүне исәпкә алып урнаштырылган. “Чират җитүен якынча 40 минут  көтәргә кирәк, – диләр вакцинация пункты хезмәткәрләре. – Бүгенге көндә вакцина кадатырга теләүчеләр шактый күп”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас