

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров авыл табибларына һәм укытучыларга бушлай җир участоклары бирү процессын тизләтергә кирәк, диде. Киңәшмәдә әйтеп үтүенчә, күп балалы яисә гарип бала караган гаиләләр бушка җир участогы алала. 2020 елдан башлап җир участогы урынына бер тапкыр 250 мең сум акчалата компесация бирелә башлады. Былтыр 600 гаиләгә шундый акчалата компенсация бирелгән. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр итүенчә, бүгенге көндә республикада 18 меңләп гаилә мондый дәүләт ярдәменә мохтаҗ.
2021 елда бушка җир участоклары бирү темплары акрынайган. Беренче яртыеллыкта 490 җир участогы бирелгән. Сәбәбе – акчалата компенсация алуны өстенрәк күрәләр, ди министр. Район, авыл җирендә участоклар компенсациядән арзанрак тора. Әлеге вакытта бушлай җир участогы алырга хокукы булган гаиләләргә акчалата компенсация бирү өчен 3,5 млрд сум акча кирәк. Премьер-министр әйтүенчә, бу җир участокларын кирәкле инженер инфраструктурасы белән тәэмин итүгә караганда күпкә очсызга төшә.
Авылда эшләгән табиблар белән укытучыларга да бушлай җир участоклары бирү мәсьәләсенең барышы белән кызыксынды ул. Алып-сату булмасын өчен, башта яшь белгечләргә җирне биш елга арендага бирергә тәкъдим ителә. Йорт төзегәннән соң гына җирне милеккә күчерергә була.