

11 октябрь – Башкортстан Республикасы көне.
Сер түгел, күпләр аны өстәмә ял көне дип кабул итә. Йорт-кура, бакчалардагы соңгы мәшәкатьләрне башкарып, кышка керер алдыннан хуҗалыкны тәртипкә китерер өчен бер мөмкинлек булып кала. Быел аның дүшәмбегә туры килүе тагын да уңай: атнасына биш көн эшләүчеләр өчен 9, 10 һәм 11 октябрь ял көннәре.
Әйткәндәй, Республика көне эшләми торган бәйрәм датасы булып тора. Русия Федерациясенең хезмәт законына ярашлы, төп яки өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә эшләми торган 11 октябрь – Республика көне отпускның календарь көннәре санына кертелми дип хәбәр итәләр төбәкнең Хезмәт министрлыгыннан.
Күпмилләтле республикабыз алга таба да чәчәк атсын, халкы мул һәм тыныч тормышта яшәсен. Һәрберегезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, бәхет телибез. Көннәребез имин торсын.