

Республика көненә багышланган чараларда катнашу өчен Донецк халык республикасы делегациясе дә Башкортстанга килде.
ДХР башлыгы Денис Пушилин республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров, Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев белән бергә Салават Юлаев һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Шәехзада Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салды.
Исегезгә төшерәбез: 11 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров безнең делегация белән Донецк халык республикасы көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашкан иде.
Денис Пушилинның республикага беренче килүе түгел. 2019 елның 29 июнендә ул Ишембай районында “Торатау җыены” бәйрәмендә булды.
“Безне меңәрләгән километрлар аерса да, биредә яшәүчеләр Донбасс халкына охшаш. Ул да батыр һәм хезмәт сөючән халык. Безнең элемтәләр һәр як өчен отышлы булырына ышанам, – диде Денис Пушилин ул чакта. – Дуслар авыр чакта да, җиңел вакытта да кирәк. Бүген исә мин Башкортстан белән Донбассның дуслар икәненә бар күңелем белән ышанам”.