

11 октябрь – Башкортстан Республикасы көне. Димәк, республика сулышына байкау ясар өчен бер форсат бар.
Ни дисәк тә, ничек кенә зарлансак та, гомумән алганда, начар яшәмибез. Түрәләребез әйткәнчә, республика мәдәни, фәнни, социаль, икътисади, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча илдә алдынгы урыннарда бара. Бүген республиканың машиналар төзү, ягулык-энергетика, нефть һәм газ эшкәртү тармакларының продукцияләре ил күләмендә әһәмияткә ия, һәм, әлбәттә, чит дәүләтләрдән дә аларга сорау бар.
Башкортостан – илнең нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы төбәге дә. Ул үз халкын азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмый, ә иген, ит һәм сөт продуктларын читкә дә чыгара. Бездә авыл хуҗалыгы җирләренең өчтән ике өлешен – чәчүлекләр, бер өлешен чабынлыклар белән көтүлекләр тәшкил итә. Мондый нисбәт авыл хуҗалыгында үсемлекчелек белән малчылыкны бергә яраштырып алып барырга мөмкинлек бирә, диләр экспертлар.
Моннан тыш, безнең мәдәният тә бик бай. Башкортстанда 160тан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Аларга үзләренең милли асылларын саклау һәм үстерү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Шулай ук төрле дин вәкилләре, төрле телләрдә сөйләшүче халыклар, һәркем бер-берсенең гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, үзенчәлекләрен хөрмәт итә. Әнә шул күптөрле булуыбыз, әмма бердәм булуыбыз белән дә бай без. Ил президены Владимир Путин да республикага сәфәрләренең берсендә: “Күптөрле мәдәнияте, дине, телләре һәм халыклар дуслыгы булган Русия судагы тамчы кебек Башкортстанда чагылыш таба”, – дигән иде.
Әйе, Башкортстан Русия өчен һәрвакыт ышанычлы төбәк булды. СССР дигән зур ил таркалган чакта да республика Русия дәүләтчелеге нигезен саклап калуга үз өлешен кертте.
Соңгы елларда республика дөнья дәрәҗәсендә дә үзен таныта башлады. Бездә күп халыкара чаралар үткәрелде.
***
Бүген коронавирус котырган заманда игътибар үзәгендә – әлбәттә, сәламәтлек. Узган ел Уфаның Зубово авылында 55 көн эчендә ковид-госпиталь төзелде. Ә ел ахырында 50 көн эчендә Стәрлетамакта тагын бер госпиталь үз ишекләрен ачты. Бүген тагын ике шундый учреждение төзү турында уйланалар. Берсе – Урал аръягында, икенчесе республиканың көнбатышында барлыкка килергә мөмкин. Чөнки безнең төбәккә үтеп кергән бу чир һич китәргә җыенмый төсле. Шуңа быел да без республика көнен “чикләүләр” режимында үткәрәбез. Алдагы елда чир чигенер һәм бәйрәмнәрне, гадәттәгечә, шау-гөр килеп каршы алырбыз дип ышанасы килә.