

Уфалыларны коронавирусның 5нче дулкыны көтә, дип кисәтәләр табиблар. Вакцина әлегә ковидтан саклану өчен иң нәтиҗәле ысул булып кала бирә.
Ковид-госпиталь бүлекләрендә буш палаталар калмаган диярлек. Хәзер табибларга кислородка тоташтыру нокталарын коридорларда урнаштырырга туры килә. Коронавирус үзгәреп тора, шуңа күрә пациентлар авыр хәлдә күбрәк килә. Аларның 95% ы-прививка ясатмаган.
Гөлшат Фаткуллина, Г.Г.Куватов исемендәге республика ковид-госпитале җитәкчесе болай ди:
- Пациентларга бер ел элек коронавирусның икенче дулкынына караганда әле дәвалану авыррак бирелә. Ул вакытта нәтиҗәле булган препаратлар хәзер элекке кебек нәтиҗәне күрсәтми. Яңа туган балалар арасында да авырулар саны арта. Сабыйларда “ковид” куелган беренче очраклар быел июльдә барлыкка килде. Менә бер сабыйга туганына бер атнадан артык кына. Һәм ул гомеренең беренче көннәрен ИВЛ аппаратына тоташтырылган реанимациядә үткәрә. Баланың үпкәләре 40%ка зарарланган. Коронавирус аңа ата-анасыннан йоккан.
Палаталарда кардиомониторларның тавышлары бер минутка да тынмый. Медицина җиһазлары тулы куәтенә эшли. Табиблар үз эшләрен бар тырышлыгын салып башкара. Мәсәлән, Расих Ардисламовны ак халатлылар теге дөньядан дигәндәй кире кайтарганнар. Ирнең үпкәләре 75%ка зарарланган булган. Беренче көннәрдә ул бары кислород битлеге аша гына сулый алган. Агрессив терапия атнасыннан соң пациентта уңай динамика күзәтелә.