Көнүзәк
8 октябрь 2021, 05:25

Урманнар шаулап үссен!

   Җиребезнең  бизәкләре – урманнар. Аларсыз нинди ямь булыр иде?

Урманнар шаулап үссен!Урманнар шаулап үссен!
Урманнар шаулап үссен!

   Җиребезнең  бизәкләре – урманнар. Аларсыз нинди ямь булыр иде?

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Экология” милли проекты кысаларында 6 октябрь көнне Авыргазы районында  “Урманнарны саклыйк” Бөтенрусия акциясе үтте. Агачлар утырту эшендә “Стәрлетамак урман хуҗалыгы”, “Лесничестволар белән идарә итү” оешмалары, Авыргазы хакимияте хезмәткәрләре, мәдәният, мәгариф һ.б. оешмалар, урындагы халык актив катнашты.

   Гомум тырышлык белән бу көнне 4 мең чамасы нарат үсентеләре утыртылды.

   -Без бу акциянең мөһимлеген, урманнарыбызны сакларга һәм аларны үстерергә кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Киләчәктә бу наратлар яшеллек фондын тулыландырыр һәм бар планетабыз өчен файда китерер дип ышанабыз,- ди акциядә катнашучылар.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас