Көнүзәк
8 октябрь 2021, 10:22

Республика көне алдыннан бүләкләүләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген 60 кешегә Русия һәм Башкортстанның дәүләт наградаларын тапшырды.

Республика көне алдыннан бүләкләүләрРеспублика көне алдыннан бүләкләүләр
Республика көне алдыннан бүләкләүләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген 60 кешегә Русия һәм Башкортстанның дәүләт наградаларын тапшырды.

   Башлык әйтүенчә, бүген аларга төрле һөнәр кешеләре лаек булды. Нәкъ менә аларның да тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Башкортстан бүген уңышлы үсештә, киләчәккә ышаныч белән бага, рейтингларда югары урыннарны били. Радий Хәбиров әйтүенчә, бүген бүләк алган һәр кеше – республикабызның горурлыгы һәм аларның барсы да җылы сүзләргә лаек.

   Бүләкләү тантанасы ахырында ул барсын да тагын да бер тапкыр Республика көне белән тәбрикләде һәм пандемия чорында үз-үзләрен һәм якыннарын саклауны сорады.

    “Республика көнен без яхшы кәеф белән каршылыйбыз. Урамда бик үк кояш булмаса да, минем күңелдә кояш яктырта. Шуңа да мин төгәл беләм: республика алга табан бара. Без дус-тату яшибез, бер-беребезне аңлыйбыз, эшләргә телибез һәмүсештә булу өчен тырышабыз”,- диде Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас