

“Янгыннардан сакланыйк” дисәк тә, алар теркәлеп кенә тора шул...
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Алик Шәрәфетдинов әйтүенчә, бәхетсезлек очраклары кешелекне һәрдаим сагалый.
Бу атна эчендә республикада 62 янгын очрагы теркәлгән Аларның берсе Уфа районында, икенчесе Гафури районында булган. Кызганычка каршы, утта 2 кеше вафат булган. Янгыннар мичне дөрес файдаланмау аркасында башланган.
Бүген урамда салкын көннәр башланды, күпләр йортларын җылыту өчен мич, электр мичләрен куллана. Ләкин бу корылмаларның дөрес эшләвен тәэмин итү кирәклеге хакында онытмасын иде алар.
Фото: Башинформ.