

Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында гаять уңган, бай күңелле, белемгә тартылучы кешеләр яши. Биредә дистә еллар дәвамында эшләп килгән китапханәдә беркайчан да китап сөючеләр өзелмәде, аның фонды яңа китаплар белән даими баетылып торды.
Һәм менә күптән түгел Иске Калмашта чын-чынлап тарихи вакыйга булды: районда тәүге китапханә ачылуга нәкъ 100 ел тулган көнне биредә яңа буын китапханәсе үз ишекләрен ачты. “Мәдәният” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган бу проектка ярашлы, авыл китапханәсе барлык төркем китап сөючеләргә уңайлы булган урынга әверелде.
Чара үтәсе көнне бирегә район җитәкчеләре, төрле яклардан хөрмәтле кунаклар һәм авылның китап сөючеләре җыелган иде. Алар яңартылган иркен бинада искиткеч үзгәргән интерьерның, шулай ук китап сөючеләр һәм хезмәткәрләр арасындагы аралашу форматының үзгәрүен билгеләп үтте.
Ә заманча китапханәдә үзгәрешләр чынлап та бихисап: модельле стандартка ярашлы, бүген биредә бар килүчеләргә, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә, гадәти хезмәтләр белән беррәттән, яңадан-яңа төр мәгълүмати ярдәмнәр алу мөмкинлекләре дә бар. Биредә шулай ук үзаллы белем алырга һәм өстәмә һөнәри әзерлек үтәргә теләгән кешеләргә максатларын тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр ачыла.
Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек мондый китапханәне ачу, әлбәттә, зур финанслар таләп итә. Иске Калмаш авылындагысын модернизацияләү өчен проект кысаларында 7,5 миллион сум акча бүленгән, шул исәптән 5 миллион сум – федераль казнадан. Ә яңарту эшләрен башкару өчен ярты ел вакыт вакыт кирәккән. Бу чор эчендә китапханәнең берничә залы төрле төсләрдән торган бердәм киңлеккә әверелгән һәм андагы зоналарны җиңел үзгәртү мөмкинлеге бар. Шулай ук биредә яңа төр мәгълүмати хезмәтләр күрсәтү, очрашулар һәм конференцияләр үткәрү өчен зона, төркемләп эшләү өчен махсус урыннар да бар. Мондый китапханә, әлбәттә, яңадан-яңа укучылар төркемнәрен бирегә җәлеп итәр.
Китапханәдәге һәр зонаның үз билгеләнеше бар: мәсәлән, яшел зона – ял итү һәм аралашу, шулай ук мәдәни-агарту чаралары, гаилә бәйрәмнәре үткәрү өчен тәгаенләнә. Биредә хәтта сәхнә һәм музыка кораллары да бар.
Зәңгәр зона – белешмә-энциклопедия бүлеге. Анда лекцияләр, флешмоблар, виртуаль конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, шәхси-китапханә проектларын оештыру мөмкинлекләре бар. Яңа җиһазлар нәшрият эшчәнлеген үстерү һәм басма-әсбаплар чыгаруга булышлык итәр.
Балалар зонасы кызгылт-сары төстә булуы белән шунда ук игътибарны үзенә тарта. Биредә хәтта интерьердагы стеллажлар да балалар уенчыклары рәвешендә эшләнгән. Интерактив идән һәм подиум шулай ук китапханәчегә төрле форматтагы дәресләр үткәрергә ярдәм итәчәк.
Музейда исә белемнәр алырга һәм экскурсияләр үткәрергә мөмкинлекләр ачыла. Шулай ук туку станогында келәм тукырга өйрәнергә дә мөмкин.
Бүгенгә әле интерактив корылмаларны бар җирдә дә күрермен димә. Ә Иске Калмаш китапханәсендә алар бар һәм төрле яшьтәге укучыларга, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә сенсор бүлмәсендә рәхәтләнеп ял итү мөмкинлекләрен ача.
Һәм инде, иң мөһиме – бу истәлекле көндә китапханә фонды 5 меңнән артык данә (!)китап һәм журналлар белән тулыландырылды.
Яңа технологияләр, яңадан-яңа мәгълүмати чаралар көннән-көн тормышыбызга ныграк үтеп керә. Кайчандыр “интернет нигә кирәк?”- дип борын чөерүчеләр дә бүген заманча технологияләрнең рәхәтлеген тоеп алды һәм аларны киң куллану яклы. Иске Калмаш халкы да заманча китапханә ачылуны күз дә- каш көтеп алды һәм алар биредәге яңа төр хезмәт күрсәтүләрне, югары тизлектәге Интернет һәм уңайлы һәм модалы мәйданда күңелле ял үткәрү мөмкинлекләре белән бик теләп һәм шатланып кулланырлар дип ышанам.