Көнүзәк
4 октябрь 2021, 12:05

Иң мөһиме - халык канәгать булырга тиеш

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә ике мәсьәлә күтәрелде.

pravitelstvorb.ru Иң мөһиме - халык канәгать булырга тиешpravitelstvorb.ru Иң мөһиме - халык канәгать булырга тиеш
Иң мөһиме - халык канәгать булырга тиешФото:pravitelstvorb.ru

 

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә ике мәсьәлә күтәрелде: каты калдыклар белән эшләү системасы һәм Башкортстанда юл буе сервисын үстерү.  

Андрей Назаров киңәшмә барышында каты калдыкларны реформалау буенча милли экологик рейтингка игътибарны юнәлтте. Аны “Яшел патруль” гомумрусия иҗтимагый оешмасы әзерләгән иде. Бу оешма иҗтимагый мониторниг һәм РФ субъектлары арасында чагыштырма бәя бирү белән шөгыльләнә.  Башкортстан Русиянең 85 төбәге арасында 46 урынны били.

  • Без мондый нәтиҗә көтмәгән идек. Нәтиҗә кирәк. Инфраструктура оештыру һәм халык күрсәтелгән хезмәттән канәгать булырга тиеш, - диде Премьер-министр.


Төбәк операторларының эш сыйфаты турында республиканың табигать байлыклары белән файдалану һәм экология министры Урал Әскәндәров сөйләде.

Чыганак: https://pravitelstvorb.ru/

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас