Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2021, 17:30

Ярдәм артык булмый ул!

“Халыкның яшәү дәрәҗәсен беләсең килсә, көч-куәтсезләрнең нинди тормышта яшәвен күр” дигән сүзләр бар.Һәм бу дөрес тә.

Ярдәм артык булмый ул!
Ярдәм артык булмый ул!

   “Халыкның яшәү дәрәҗәсен беләсең килсә, көч-куәтсезләрнең нинди тормышта яшәвен күр” дигән сүзләр бар.Һәм бу дөрес тә.

   Безнең илдә инвалидлар, җитди авыруга дучар булган өлкән кешеләр һ.б. мохтаҗларга ярдәм итү өчен социаль хезмәтләр эшләп килә. Ләкин еш кына алар күрсәткән ярдәмнең азрак булуы күренә. Нәтиҗәдә, бу кешеләрнең туганнарына, эшләрен калдырып, авыруны тәрбияләргә туры килә.

   Бу мәсьәләне хәл итү өчен 2018 елда Русиядә озайлы вакыт тәрбияләү системасын кертә башладылар. Аның максаты шул: мохтаҗларга барлык мөһим булган социаль һәм медицина хезмәтләндерүе тәкъдим ителә: мәсәлән, ашарга әзерләү, дару бирү һәм даруның кулланылуын контрольдә тоту, көнкүрештә ярдәм һ.б. Элек өлкәннәргә ярдәм мөрәҗәгатьләр буенча гына күрсәтелсә, хәзер соцучреждениеләр хезмәткәрләре исәптә торучыларның йортларына үзләре барып, ни дәрәҗәдә ярдәм кирәклеген үзләре ачыклый һәм һәр аерым кеше өчен шәхси программа әзерли.

   Кызганычка каршы, бу система кертелгән вакытта безнең республика пилот төбәкләр исәбенә кертелмәде. Ләкин, моңа карамастан, бездә программаны кертүгә әзерлек бара. 2 ел эчендә Башкортстанда өлкәннәрне һәм инвалидларны хезмәтләндерүче көндезге геронтологик үзәк төзелде, интернатларның матди-техник базасы ныгытылды һ.б. Тулысынча эшләнгән озайлы тәрбия системасы әлегә Октябрьский шәһәрендә генә эшләнгән һәм инде бу уңайдан уңай нәтиҗәләр бар.

   Бу яхшы практика озакламый бар республика буенча кертеләчәк һәм бу максатка өстәмә финанслау каралачак.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: