

Радий Хәбиров әйдәүче төзелеш һәм транспорт компанияләренең экспозицияләре белән танышты, шулай ук коммуналь һәм юл техникасын карады, тармакларның яңа проектлары белән кызыксынды.
“ВДНХ-Экспо” мәйданында “Башавтотранс” предприятиесе заманча пассажир автобусларын тәкъдим итте. Алар арасында “НЕФАЗ” җитештергән электробус та бар иде. “Башавтотранс” предприятиесе җитәкчесе Надир Самиев төбәк Башлыгына бу көннәрдә генә башкала маршрутларына 60 яңа автобус чыгуы хакында белдерде.
-Автобуслар әлегә кадәр транспорт җитешмәгән маршрутлар буенча пассажирлар ташыячак,- диде Надир Самиев.- Моннан ике ел чамасы элек кенә “Башавтотранс” көненә 98 мең пассажир ташыган булса, бүген бу күрсәткеч 260 меңгә җитә.
Фото: Башинформ.