

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков кичә, 23 сентябрьдә, яңа җылылык сезонын башлау турындагы карарга кул куйды. Күп фатирлы йортларга җылылыкны 25 сентябрьдән бирә башлаячаклар, дип хәбәр ителә мэрия сайтында.
Карарда җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләр җитәкчеләренә кулланучыларга җылылык бирүне аларның гаризаларына ярашлы оештырырга тәкъдим ителә. Җылылыкны үз вакытында бирүне контрольдә тоту мэрия подразделениеләре җитәкчеләренә, Уфа районнары хакимитләре башлыкларына йөкләтелә.
Барлык сораулар буенча уфалылар 277-09-11 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук алар идарә итүче компанияләргә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга мөрәҗәгать итә ала.
Чыганак: bashinform.ru