

Кайсысын асрау отышлырак бүген?
Көнне-төнгә ялгап дөнья көткән авыл кешеләренең дә эш- мәшәкатьләре кимеп китте кебек. Алай да, авылда аерым йортларда утлар әле дә таң караңгысында кабына. Нигә алай иртә торалар? Әлбәттә, бу өй хуҗаларның көтүгә мал куасы бар. Шул санаулы якты тәрәзәләргә карап, көтүдә күпме сыер малы барлыгын да чамалап була. Бүген кем сыер асрый? Сез асрыйсызмы? Асрыйсыз, димәк, сез моны эшли аласыз, сәламәтлегегез һәм акчагыз, шөкер, бар, дигән сүз. Чөнки сыер асрау да кыйммәткә төшә, бүген ул хәлле кешеләр генә сыер асрый ала булып чыга.
Әйе, бүген авыл җирендә сыер асрау, үз сөтеңне, каймагыңны авыз тутырып ашау өчен нык көчәнергә туры килә. Элек бөтен нәрсәне кибеттән сатып алган шәһәр кешесеннән көлгән авыл халкы бүген үзе итен, сөтен, маен килолап сатып ала. Авылда шәһәрчә яшәргә тырышу галәметеме бу? Чынлап та, ник авыл халкы сыер асрамас булды әле?
Иң зур сәбәпләрнең берсе, мал азыгының кыйммәт булуындадыр! Эре малдан баш тарткан халык беравыздан шуны сөйли. Бу коры җәйдән соң мал азыгы, фуражга хаклар аеруча тешләшә. Ә арба, чана төбенә салып кайтырга, турысын әйткәндә, элекке колхозлар юк. Элек бит иң симез мал терлекче абзарында булыр иде. Моны хәзер көлеп кенә искә алабыз.
Кемнәрдер авыл халкын ялкаулыкта гаепли. Бәлки дөреслек бардыр, чөнки авылда сыер түгел, тавык та тотмаган кешеләр бар. Йомырканы күршесеннән сатып ала.
Аннары, бүген авыл кибетендә дә сөт ризыкларының ниндие генә юк. Чын сөтме ул, порошокмы, анысын тикшереп торучы аз. Ә зур һәм көчле хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән сөт азыкларын авыл кибетенә куя икән, әйтик, Чакмагыш районы “Герой” хуҗалыгында, монысын инде халык бөтенләй яратып, көтеп ала. Шулай булгач, нигә интегеп сыер асрасын ул?
Мөселманда сөт төп ризыкларның берсе булып тора. Сугыш чорында да бик үҗәт апалар сыерларын саклап калып, гаиләсен, күршеләрен ачлыктан шешенүдән саклап калган. Шуңа күрә “сыер агы” дигән төшенчә ныклап кергән безнең тормышка. Сыер үзе Һиндстандагы кебек изге саналмаса да, төп туендыру чыганагы булып тора. Ләкин соңгы вакытта сыерга карата тискәре фикерләр, гаепләүләр ташлана башлады. Имеш, алар күп ашыйлар –һәм табигатьне пычраталар. Моның бер гаҗәбе дә юк кебек, ул кадәре гәүдәне йөртү һәм чиләкләп сөт бирер өчен бу малкайларга шул таләп ителә. Ярый әле безнең сыерлар көндез ашый, төнлә йоклый. Ә менә гигант холдингларда төне буе ашый торганнарын үрчетәләр. Менә алар ашый, ичмасам...
Үземә калса, сыер – гаҗәеп Ходай бүләге. Иртән савып чыгарып җибәрәсең, ә ул көне буе йөреп, җилен тутырып татлы сөт алып кайта. Ә аларның бозауларының матурлыгы, ул зур, көрән күзләре, озын керфекләре, сөте кибеп җитмәгән кытыршы телләре белән битеңнән ялап алулары ни тора? Юююк, мин сыерларга карата һич шелтә белдерү яклы түгел дә соң, кәҗә “сөзешә”...
Әйе, әйе. Бәләкәй авылларда сыерларны бетереп, күпләр кәҗә асрый башлады. Нинди генә токымлы кәҗәләр юк хәзер. Дөнья буенча иң киң таралганнары да ике дистәдән артык. Халык сөтне мулрак бирә торганын сайлый. Элек кәҗәне ялгыз әбиләр генә асраганда, тәүлегенә 7-8 литр сөт биргән сыерларны малга да санамадылар. Сыермы ни бу, кәҗә бит дип, якын-тирәдән токымлы мал эзли башлыйлар иде. Хәзер ике кәҗә асрап, көн аралаш каймак аертып, катык оетып, эремчек, сыр ясап, менә дигән итеп яшәүчеләр бар. Шушы мәкаләне язганда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры Фән абый Вәлиәхмәтовка шалтыратып алдым. Фән абый әллә кайчан ук кәҗә асрыйбыз дигән иде бит, хәтерегездәме? Мин шалтыратканда аның тормыш иптәше Светлана ханым кәҗә савып кереп килгән икән. “И, рәхәтләнеп асрыйбыз, ике кәҗәбез бар, -дип сөйләп китте Фән абый. – Җылы вакытта иртән чыгып китәләр, кич туеп кайталар. Саву белән сөтен эчәбез, көн аралаш каймак аертып торабыз. Катыгы, эремчеге, кымызы – бар да үзебезнеке!”
Иректә йөргән кәҗәләр хуҗага зыян китерми тормый инде ул, кеше бакчасына керергә ярата бит алар. Берничә ел элек кәҗәсен карамаган хуҗаларга карата зур суммалы штрафлар да кабул ителде. Халык та койма-киртәсен ныгытты.“Баштагы мәлдә мутлыкларын күрсәтеп алдылар, хәзер андый хәлләр юк”, – ди җырчы-тальянчы дустыбыз. “Сыер асрарга теләк юкмы?” дигәнгә, “Ююююк! Кәҗәләребезнең сөте тәмле, мәшәкатьләре аз”, – ди. Фән абый җор телле, шәп хәтерле кеше бит, авыл әбиләре чыгарган бер җырны да искә төшерде:
И, кәҗәкәй, кәҗәкәй,
Кәҗә була бәләкәй.
Саусаң – сөте,
Чалсаң – ите,
Налогы да бәләкәй.
Кышкы салкыннарда бәйләр
Мамык шәле нәмәкәй.
Менә бит, тагын ни кирәк авылның өлкәннәренә? Йөгерек кенә ике кәҗә бер сыерны алыштыра. Ә чыгымы? Анысы күпкә отышлы!
Башкортстанның һәм Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры, Бакалы районының элекке хакимият башлыгы, гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган шәхес Рәмис Махиян улы Дәүләтовның да кәҗә асрау практикасы барлыгын белән идек. Форсаттан файдаланып, аңа да шалтыраттым.
–Кәҗә – сөте бик файдалы, асрау җиңел булган йорт хайваны. Бәләкәй гаилә өчен бик шәп табышлы мал ул, – дип сөйләп алып китте Рамис Махъян улы. –Аңа азык күп кирәкми, бер бакча үләне дә җитә. Сайланса да, төрле үләнне ашый. Үзе ифрат чиста терлек, йөргәндә дә коры җирне генә сайлап баса, торган урыны да чиста булганны яратучы мал. Кәҗә кешегә тиз ияләшә, ягымлы, үзен иркәләп, сыйпап торганны ярата. Кулга ияләшкән мал үз хуҗасын әллә каян таный, тыңлый, ул кушканны үти, күндәмлеккә өйрәнә. Бала-чагалар да аны сөеп ярата ала, бу да бер тәрбияви мизгел, бала сыерга якын бара алмый бит, куркынычрак. Кәҗә бәтиләре, карап торсаң, үзе бер тамаша. Сөтенең файдасы турында әйтеп тә торасы юк, һәр көнне иртән бер чынаяк кәҗә сөте – бөтен чирләрдән дәва. Авыру кешеләрне дә, сабыйларны да савыктыра ул. Кәҗә авылда да, район үзәгендә дә мал бәйләр урын булган урыннарда асрау өчен бик кирәкле, файдалы терлек. Аны асраган кеше отылмый. Әйе, сыер асрау хәзер кыйбатка баса. Аңа зернофураж кирәк, печән бик күп сарыф ителә, техника эшләсә дә, аны әзерләү дә елдан-ел мәшәкатьлерәк. Сыер малының кимүенә, нигездә, ике сәбәп китерде: 1. Мал азыгының кыйммәтләнүе. 2. Сөт азыкларының сатуда булуы, – дип аңлатып үтте әңгәмәдәшем. – Электропастухлар булдырылуы авыл кешесенең тормышын бераз җиңеләйтте, югыйсә, чират көтүе күп вакытны ала, кеше яллау да кыйбатка төшә. Көтү көткәндә балаң да, барлык эшең дә “көтеп” торырга тиеш, ә алай булмый. Электропастухның да үзенчәлекләре бар, бер көн көтү йөргән җир өч көн ял итәргә тиеш. Быелгы коры җәйдә ул мәсьәлә аеруча актуаль булды.
Бүген безнең ил халкының 40 проценты авылларда яши. Авылларны сакларга кирәк. Ә аларны эш белән тәэмин итү проблемасы зур. Моның өчен зур хуҗалык булмаган урыннарда кече фермер хуҗалыклары эшчәнлеген җәелдерерү мотлак. Эшләгән дәвердә чит илләрдә күп йөрелде, күп мисаллар күрдек. 4-5 процент халкы гына авылда яшәгән илләр бар. Алар кече хуҗалыклар исәбенә тернәкләнеп яши. Бездә дә бәләкәй техника, җир биреп, районнар үз авылларын саклау юнәлешен үстерә ала. Районнарда кооперация, фермерлык юнәлешләре бар, аңлату, оештыру эшләре, методик ярдәм кирәк авыл кешеләренә. Берсе – бер өлкәдә җитештерә, әйтик, печән әзерли, икенчесе – әйтик, сыерлар асрый, сөт җитештерә, өченчесе аны эшкәртеп сатуга чыгара. Менә шундый бердәмлек белән авылларны саклап, мал башын бетерми, яхшы итеп яшәп була. Хезмәт дәрте, эшләргә теләк сүрелмәсен, менә нәрсә иң мөһиме!
Рәмис Махиян улының фикере белән килешми булмый. Сугыш чорында ялгыз хатыннар сыерны асрап кына чыгармаган, ире сугыштан кайтуга мал башын үрчетеп торган үткеррәкләре да булган. Элек иң ярлы кешеләр бер кәҗә асраган. Аннары кәҗәләр тол солдаткаларга сердәш булды. Ә бүген кулдан эш килгәндә дә никтер үзебезне авыру, мескен итеп тоюга яраклашу арта. Бу нилектән, аңламассың. Чыгымы булган кебек, мал керемен дә мулдан бирә. Бүген сез яшәгән авылда сөт, каймак һәм башка сыер агы хакы күпмерәк? Сыерлы йортларның капкасы ябылмый, сөт ризыгына авылдашлар да, кайтучылар да чират тора түгелме? Чиста, пөхтә хуҗа җитештергән товар “ә” дигәнче үтә. Сыерлы йорт-сыйлы йорт, дип юктан әйтмәгәннәр. Шуны уйлап, сәламәтлеге чамалы булса да, кайбер апа-абыйлар әле дә сыердан аерылмый. Кайткан кунагына өстәл тулы сые бар аларның. Кәҗә асраган өлкәннәргә дә сокланып бетмәслек. Авыл кешеләре кәҗә сөтенең литры “фәлән” сум дип тормый, күчтәнәчкә “төйи”, аның да җитештергән сөт сыйлары якыннарына җитә.
Без бүген чыгымнарны, табышларны саннарга салмый гына кәҗә белән сыерны “сөзештереп” алдык. Билгеле, бер сыер ил икътисадына әллә ни үзгәреш кертми. Илне сөт һәм ит белән туендыручы эре холдинглар яшәсен. Аларның эшчәнлеге системага салынган. Продукцияләрен сатып алучы да, эшкәртүче дә бар. Билгеле, ничек арзан һәм отышлы булса да, алар сыерларын бетереп, кәҗә фермалары үрчетмәячәк. Монда сыер тизәгенең күплеге, аның экологиягә зыяны, күп ашавы да исәпкә алынмас. Бөтен дөнья икьтисадчылары моңа кагылышлы әллә нинди диссертацияләр, фәнни эшләр тудырса да, авыл үз тормышы белән яши һәм яшәчәк. Безнең бүгенге сөйләшү авыл кешесенә сөтсез калмау һәм табышлы булу өчен нинди хайван: кәҗәме әллә сыермы асрау отышлымы дигән сорауга җавап эзләүнең бер өлеше булды. Сыер да, кәҗә дә үзенә киткән чыгымнарны бәрәкәтле сөте, ите белән тулысынча кайтара. Авылда яшәп мал асрамый булмый, ә аягың тәпелдәмсә, авызың чәпелдәми, шулай бит?!.
Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле дуслар? Бүген авылда сыер асрау отышлымы, әллә кәҗәме. Бу хакта фикерегезне белдереп язган хәбәрләрегезне көтәбез.
Фото: anypics.ru