Көнүзәк
23 сентябрь 2021, 07:07

Көзге зур мәшәкать

Быел 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык исәбен алу чарасы үтәчәк.

Көзге зур мәшәкатьКөзге зур мәшәкать
Көзге зур мәшәкать

Халык исәбен алу — гомумдәүләт масштабындагы зур статистик хезмәт. Әлеге зур хезмәт билгеле вакытка ил халкының “фотографиясен” алырга булыша.

Бу үзенчәлекле саллы хезмәт, беренчедән, илдә яшәүче халыкның төгәл исәбен, аның составы һәм яшәү шартлары турында төгәл мәгълүмат алырга булыша. Икенчедән, үткән халык исәбен алу вакытыннан алып яңа исәп алуга кадәр үзгәрешләр динамикасын исәпләргә ярдәм итә. Өченчедән, илдәге социаль-икътисади хәл-вакыйгалар торышын бәяләү мөмкинлеген бирәчәк.

Әле атап үтелгән белешмәләр икътисади фаразлауга, мәшгульлек өлкәсендәге сәясәтне билгеләү, шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, торак, агросәнәгать комплексы, сәнәгать үсеше, туым артуы, өлкән яшьтәгеләргә һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, халык миграциясе, шулай ук дәүләт власте органнары функцияләрен башкару өчен хезмәт итәчәк. 

Халык исәбен алу төбәкләр өчен дә бик мөһим. Һәр конкрет өлкә, шәһәр, авыл үзенең составы һәм халык саны буенча төгәл мәгълүматларга ия булачак. Шушы мәгълүматлар нигезендә 10 ел дәвамында карарлар кабул ителәчәк. Алар арасында мәктәпләр, дәваханәләр төзү, кадрларның билгеле категорияләрен әзерләү кебек проблемаларны чишү. Боларның барысын алдан уйлап хәстәрләргә кирәк.

Быел халык исәбен алуга беренче тапкыр волонтерлар җәлеп ителә. Районның теләсә кайсы кешесе беренче тапкыр үткәрелүче санлы (цифровой) халык исәбен алуның ирекле ярдәмчесе була ала: 16дан 50 яшькә кадәрле кешеләр волонтер итеп кабул ителә. Алар халык исәбен алуда кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителәчәкләр. 2021 елның 30 сентябренә кадәр язылырга була. Моның өчен перепись2020.добро.рф. сайтында теркәлергә мөмкин.

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас