Көнүзәк
23 сентябрь 2021, 09:08

Аз булса да, сыйфаты яхшырак

Быел коточкыч корылык булды.

ufa.rbc.ruufa.rbc.ru
Фото:ufa.rbc.ru

Республикада  бөртекле һәм кузаклы культураларны  җыю тәмамлана,  барлыгы 2,2 миллион тонна иген җыеп алу планлаштырыла. Былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда бу ике тапкырга диярлек  азрак.

Әлеге саннарны атнакич көнне үткән хөкүмәт сәгатендә  авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтеп  ишеттерде.

Әмма, аның сүзләренчә, уңыш күләме азрак булса да,  бөртеклеләрнең сыйфаты быел күпкә яхшырак. Әгәр 2020 елда гомум җитештерү күләмендә 3 класстагы бодай нибары 8% тәшкил итсә, 2021 елда ул 38% тигез. Арыш сыйфаты да арткан. 2021 елда 1 класстагы арыш өлеше – 32,5% (2020 елда – 6%), 2 класстагы арыш 42,6% (2020 елда – 31%).  Гади булмаган ел шартларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре мондый күрсәткечләргә дөрес сайланган агротехник чаралар ярдәмендә ирешкән.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас