

“Русия икътисады үсешенә комачаулаучы җитди проблемаларның берсе – бизнеска артык административ басым ясау. Бу хакта күпме генә әйтсәләр дә, эшмәкәрләрне әле һаман да кирәк-яраксыз үткәрелә торган тикшерүләр белән шөгыльләнәләр.
Эш шунда ки, соңгы вакытка кадәр илдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге «таяк» принцибы буенча төзелеп килде. Тикшерүчеләргә квартал саен тикшерүләр, хокук бозулар һәм штрафлар буенча планнар куйганда, алар аны үткәрергә, ачыкларга яки язып куярга тиеш иде. Әлеге максатлы юнәлешләрдән чыгып, ведомстволар үз эшләрен төзеделәр.
Бу модельне гадел дә, нәтиҗәле дә дип атап булмый. Мин аның белән «Эшлекле Русия»дә эшләгән вакытта ук көрәшә башладым. Контроль - күзәтчелек эшчәнлегенең башка моделен сынап карау өчен, төрле үтенечләр, мөрәҗәгатьләр, закон проектлары язып мин бер генә кәгазъ кабы бетермәдем. Бюрократиягә каршы көрәшү авыр, процесс озакка сузылды, әмма, ниһаять, бу эш федераль дәрәҗәдә тәмамланды.
Июль аенда дәүләт һәм муниципаль контроль турындагы яңа закон үз көченә керде. "Таяк» системасыннан котылабыз. Хәзер тикшерүләр хәвеф-юнәлешле алым принципларында төзеләчәк. Төп критерий - кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янарга мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрне булдырмый калу. Әйтик, санпин таләпләрен үтәмәгән очракта, кешеләр агуланырга мөмкин булган җәмәгать туклануында тикшерүләрнең саны югарырак булачак. Ә мондый хәвеф-хәтәрләр аз булган чәчтарашханәләрдә –түбәнрәк. Һәр тармакка куркыныч классы биреләчәк, һәм шуннан чыгып тикшерүләр ешлыгы формалашачак. Җыелган штрафлар күләме һәм ачыкланган бозулар буенча бурычлар бүтән куелмаячак.
Бу чыннан да бик шәп. Федераллардан соң ук без дә төбәк законнарына үзгәрешләр әзерләүгә керештек. Тема, мин ничек язган, миңа яхшы таныш, шуңа күрә аны проволочкаларсыз эшләячәкбез.
Мин вәгъдә иткәнчә, бездә бизнеска тагын да уңайлырак булачак.
Барыгызга да сәламәтлек!”