Көнүзәк
21 сентябрь 2021, 06:28

Бакчада тавык тотарга ярамый?

Русия Югары Суды бу унайдан карар чыгарган.

ytro.ru Бакчада тавык тотарга ярамый?ytro.ru Бакчада тавык тотарга ярамый?
Бакчада тавык тотарга ярамый?Фото:ytro.ru

Русия Югары Суды чыгарган карарга ярашлы, русиялеләргә бакчаларында авыл хуҗалыгы терлеге тоту тыела.

“Российская газета” хәбәр итүенчә, бу карарны чыгаруга Волгоград шәһәрендә яшәүче бер хатын сәбәпче булган. Аның җир участогы бакча итеп рәсмиләштерелгән булса да, Волгоград өлкәсенең җирне файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекциясе анда бик күп тавыклар тотылуын ачыклый.  Нәтиҗәдә ханыма 10 мең сум штраф салалар. Штраф суммасы җирнең кадастр хакыннан чыгып билгеләнә, әмма ул 10 мең сумнан да ким була алмый. Әгәр җирнең кадастр хакын билгеләп булмаса, штраф күләме 10-20 мең сум тәшкил итә. 

  • Җир, әгәр шәхси хуҗалык итеп рәсмиләштерелсә генә, анда терлек асрарга ярый, - ди Русия юристлар ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова. – Бакча участокларына, әйтик, умарта куярга ярый. Әмма башта күршеләр белән килешергә кирәк.

Чыганак: tatpressa.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас