+5 °С
Дождь
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 сентябрь , 16:46

Санаулы көннәр калды

Финиш сызыгына якынлашабыз.

news.mail.ru

Бу атнада – 17, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә сайлаулар үтәчәк.

“Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлаудан тыш, Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Толбазы, Буй, Краснохолм сайлау округлары буенча өстәмә сайлаулар үтәчәк. Ә муниципаль дәрәҗәдә – Уфа, Белорет һәм Бөре шәһәрләре һәм Уфа районының Йоматау авыл биләмәсе Советларына, шулай ук район, шәһәр һәм авыл биләмәләренә өстәмә сайлаулар узачак. Барлыгы 175 сайлау кампаниясе үтәчәк, 312 мандат алмашыначак”, – диде бүген, 14 сентярьдә, матбугат конференциясендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко.

17 сентябрь иртәнге 8.00 сәгатьтә республикада 3403 сайлау участогы ачылачак. Аларның 39ы тавыш бирүчеләрнең вакытлыча яшәү урыннарында урнашкан. 31 участок – медицина учреждениеләрендә, 3есе – шифаханәләрдә, тагын 3есе сак астына алынганнарны тоту урыннарында булачак. “Уфа” тимер юл вокзалында һәм Архангель районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Милосердие” йорт-интернатында берәр участок эшләячәк. Ил территориясендә яшәү буенча теркәве булмаганнар өчен Уфада махсус участок каралган. Аның адресы – Посадский урамы, 26.

Республикада барлыгы 1389 бинага видеокүзәтү урнаштыру карала. Бу сайлау участокларының 40 проценты дигән сүз.

Әле сайлауга әзерлекнең финиш сызыгына якынлашып барган вакыт. Бюллетеньнәр басылган. Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр ике төрле эшләнгән: берсе – партия исемлеге буенча, икенчесе – бер мандатлы сайлау округлары буенча. Һәрберсе 3 030 100 данә басылган. Барлык бюллетеньнәрнең 742 меңе КОИБлар (тавышларны автоматик исәпләү комплекслары) ярдәмендә тавыш бирү өчен әзерләнгән.

Гадәттәгечә, бюллетеньнәр 3 телдә басылган: 82 проценты  (2 463 700 данә) – рус телендә, 12 проценты (370 050 данә) – русча-башкортча һәм 6 проценты (196 350 данә) – русча-татарча эшләнгән.

Автор:Язгөл Сафина