Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 август 2021, 12:50

1 класска бару күпмегә төшә?

   Баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары елдан-ел арта.

1 класска бару күпмегә төшә?
1 класска бару күпмегә төшә?

    Баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары елдан-ел арта. Башстат  биргән мәгълүмат буенча, быел  беренче сыйныф укучысын мәктәпкә әзерләү 20 мең сумга баса.

    Әйткәндәй, быел беренче сыйныфка баручы малайны мәктәпкә  әзерләү  узган ел белән чагыштырганда 3,8%ка кыйммәтләнгән.  Кызлар өчен җыелма бәясе 2,9 % ка арткан. Монда  мәктәп өчен кием-салым, канцтоварлар, букчалар, уку әсбаплары керә.

    Статистика мәгълүматларына караганда,  беренче сыйныфка баручы кыз баланы мәктәпкә әзерләү өчен - 19 366,56 сум, малайлар өчен 23 947,92 сум акча кирәк булачак. Кызлар җыелмасында ике  күлмәк, ике итәк, өч блузка, джемпер, спорт формасы, аяк киеме, малайлар өчен – ике пар чалбар, өч күлмәк, бер джемпер, шулай ук спорт формасы һәм аяк киеме исәпкә алынган. Бу суммага пиджак кермәгән.

     Укытучы өчен сатып алыначак чәчәк гөлләмәсе дә  якынча 19%ка кыйммәтләнгән. Биш чәчәктән торган букет 600 сум тирәсе тора.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: