Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 август 2021, 16:28

Быелгы җәй күрмәгәнне күрсәтте

Сүз әлеге дә баягы эсселәр турында. 

Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе  республика халкын янә чамадан тыш эсселәр хакында кисәтә. Синоптиклар белдерүенчә, иртәгә, 5 августта, төбәктә яшен яшьнәп, күк күкрәп кыска вакытлы койма яңгырлар явуы мөмкин.   Көчәйгәндә җил тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитмәкче. Башкортстанның көньягы буенча 38 градускача эссе фаразлана.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, җил тизлеге секундына 20,8-24,4 метрга кадәр җиткәндә йорт түбәләренә зыян килергә мөмкин, баннерлар,  юл билгеләре, металлдан яисә поликарбонаттан ясалган конструкцияләр җимерелергә / ишелергә мөмкин. Мондый давылда агачлар ботаклары каерыла, сына. Электр линияләре өзелү хәвефе бар. Мондый тизлектәге җил 5 сыйныф укучысын аяктан егарга сәләтле, шуңа балаларга өйдә калу ышанычлырак булыр.

Секундына 25 метрга кадәр искән җилне шторм җиле дип атыйлар. Электр линияләренә һәм челтәрләренә зыян сала. Очкынланган проводка еш кына янгыннар сәбәбе була.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: