Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 август 2021, 09:30

Кызыл китапка кертелгән җәнлекләрне аулау тыела!

Законга төзәтмәләр кертелде.

Кызыл китапка кертелгән җәнлекләрне аулау тыела!
Кызыл китапка кертелгән җәнлекләрне аулау тыела!

Законга төзәтмәләр кертелде.

 

 

 

  «Ау турында» һәм «Җәнлекләр дөньясы турында» законнарына төзәтмәләр кертелде. Хәзер Русиядә Кызыл китапка кертелгән җәнлекләрне аулау тыела! Федераль законнарга кертелгән төзәтмәләр бу тыюны ныгытып куйды. 2020 елның 22 декабрендә кабул ителгән «Ау турында» һәм «Җәнлекләр дөньясы турында»  законнарына кертелгән төзәтмәләр белән бу федераль закон 1 августтан гамәлгә керде.

 

Биш кенә искәрмә очрагы сакланып калды, ул 1997 елдан башлап үзгәрми, 24 ел  эшләп килә.  Ул искәрмәләр кеше гомеренә куркыныч янаганда; йорт һәм авыл хуҗалыгы малларын күпләп таралучы авырудан сакларга кирәк булганда; саннарны мониторинглаганда һәм тәртипкә китергәндә; аз санлы җирле халыкларны тормыш традицияләре белән тәэмин иткәндә эшли.

Санап үтелгән очракларда аулау Росприроднадзор тарафыннан аерым тәртип буенча бирелә. (06.01.1997 № 13 РФ Күрсәтмәсе).

 Рөхсәт бер генә файдаланышта һәм аерым очракка ярашлы теркәлә. Һәр очракта урында акт төзелә.

Росприроднадзор белдерүенчә, быел ел башыннан 129 рөхсәт бирелгән ( 2020 елда - 125,  2019 елда - 180, 2018  елда - 142, 2017 елда - 225). Кызыл китапка кертелгән җәнлекләрне саклау шартлары “Экология” гомумдәүләт проектының да бер юнәлеше булып тора.

Кызыл китапка кертелгән җәнлекләрне аулау тыела!
Кызыл китапка кертелгән җәнлекләрне аулау тыела!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: