Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропортыннан авиаочышлар челтәре маршрутларын үстерү турында сөйләштеләр.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Виктор Жульков әйтүенчә, 2020 елда Башкортстанда төбәктәге авиаташуларны субсидияләүгә 87 млн. сум акча бүлгән булганнар. Быел исә – 120 млн сум. Республика территориясеннән субсидияләнә торган авиамаршрутларга алты юнәлеш кергән: Екатеринберг, Волгоград, Киров, Краснодар, Дондагы Ростов һәм Самара.
Уфа шәһәреннән Махачкала, Надым, Ноябрьски, Салехард, Нижневартовск һәм Яңа Уренгойга авиарейсларны республика катнашлыгыннан башка башка төбәкләрнең казналарыннан субсидиялиләр.
Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропортының эшчәнлеге турында генераль директор Александр Андреев сөйләп үтте. 2020 елда безнең аэропорт Идел буе федераль округында лидерлыкны саклап калган.
“Уфа” аэропортыннан Әрмәнстан, Кыргызстан һәм Белоруссиягә самолетлар оча. Киләчәктә Евразия икътисади союзына кергән илләргә рейслар ачарга планлаштыралар.
Радий Фәрит улы Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропортының эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул Уфадан Австрияга, Германиягә, Израильгә рейсларны тергезергә кирәк диде.
Аэропорт территориясендә яңа халыкара кунакханә төзүнең кирәклеген дә ассызыклап үтте төбәк җитәкчесе. Уфа шәһәренең 450 еллыгына ул төзелеп бетәргә тиеш.
Чыганак һәм фото: glavarb.ru