Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2021, 22:55

Мизгелгә әзер булырга тиешбез

Бүген Хөкүмәттә үткән атналык киңәшмәдә 2021/22 еллардагы ягып җылыту сезонына әзерлек турында фикер алыштылар.

Мизгелгә әзер булырга тиешбез
Мизгелгә әзер булырга тиешбез

Төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев сүзләренә караганда, кышка барлыгы күпфатирлы 18 мең йортны, 1 603 казанлыкны, 4 мең километр җылылык челтәрен, 517 үзәк җылылык пунктын әзерләргә кирәк булачак. 145 километр җылылык челтәре һәм 240 километр суүткәргеч магистральләр алмаштырылырга тиеш.

- Август башына республика буенча тулаем алганда ягып җылыту чорына әзерлек 72 процент тәшкил итә, шул исәптән торак фонды буенча – 68, котельный буенча – 70, җылылык челтәрләре буенча 79 процент, – дип ачыклык кертте Алан Марзаев. – Без ремонт таләп итә торган барлык объектлар буенча адреслы исемлек төзедек һәм һәр пункт буенча планлы рәвештә эшлибез. Чимал белән тәэмин итүче оешмаларның җылылык инспекцияләре барлык җылылык узелларын өйрәнә, өйләргә җылылык бирә торган җайланмалар эшендә тәртип бозуларны ачыклыйлар. Инспекциянең эш нәтиҗәләре буенча кышкы шартларда эшләргә әзерлек паспортларын рәсмиләштерәчәкбез. Аларны 15 сентябрьгә кадәр теркәргә ниятлибез.

Башкортстанда 2021/22 елгы җылыту сезонына барлыгы 4,6 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Аерым алганда, Әбҗәлил, Баймак, Күгәрчен, Кырмыскалы, Стәрлебаш һәм Чишмә районнарында кулланучыларны һәр фатирны аерым җылыту системасына күчерү 154 миллион сумга планлаштырылган. Чакмагыш районы үзәгендә яңа блоклы ике казанлык эшли башлаячак.

Узган атнада узган эшлекле киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Башкортстан Башлыгы төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка Уфаның кышка әзерлеген финанслау буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

– Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җылыту сезонына әзерлек буенча ышанычлы темпны алды. Иң мөһиме - Уфада узган елгы хаталарны кабатламагыз, - диде Радий Хәбиров. - Муниципалитетларга бу сезонда әлеге мәсьәләгә җаваплырак карарга кирәк. 15 сентябрьгә барлык муниципалитетлар да ягу чорына әзерлек паспортларын алырга тиеш.

Фото: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: