Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2021, 13:39

Фитнес-клубка рәхим ит

Русиядә 1 августтан НДФЛ кайтаруның яңа төре барлыкка килде.

Фитнес-клубка рәхим ит
Фитнес-клубка рәхим ит

Республикада яшәүчеләр фитнес-клубка абонемент сатып алган очракта, аның 13 процентын кире кайтарып ала алалар.

Русиядә 1 августтан НДФЛ кайтаруның яңа төре барлыкка килде. Хәзер спорт белән шөгыльләнүчеләргә салым кайтаруы тиешле.

“Спорт” салымы башка кире кайтарылган салымнар белән бергә гомумән алганда 120 мең сумнан артмаска тиеш. Аны үзеңә генә түгел, спорт белән шөгыльләнгән балаларың өчен дә алып булачак. Аны рәсми эш хакы алучылар гына алала.

Әйтик, абонемент 10 мең сум тора икән, 1300 сумын дәүләт кире кайтарачак.

  • Бүген республикада 180 мең кеше фитнес-клубларда шөгыльләнә, - дип бәян иткән Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, хәйриячелекне үстерү буенча комиссия әгъзасы Святослав Дрейман. – 2022 елда республикада яшәүчеләрнең 5 проценты аның салымын кире кайтара алачак. Салымны кире кайтарыр өчен кешеләр законлы клубларга барып, килешү төзеп шөгыльләнүне өстен күрәчәк. Шулай итеп, эшкуарлар клиентларын югалтмас өчен үзләренең бу бизнесларын теркәргә мәҗбүр булачак. Минем уемча, тиздән Госуслуги порталы аша берничә төймәгә басып кына фитнес-клубларга абонемент сатып алып булачак. Кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрер өчен аларның керемен генә арттыру түгел, чыгымнарын да азайтырга кирәк.

Бу турыда кешеләр күбрәк белсен иде һәм файдаланырга ашыксыннар иде.

Чыганак: 360tv.ru

Фото: kuban24.tv

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: