Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль 2021, 14:29

Һәйкәл ачылды

2 августта Һава-десант гаскәрләре көне билгеләнә. 

Айрат Нурмөхәммәтов.
Фото:Айрат Нурмөхәммәтов.

Башкаланың Җиңү паркында “Десантчылар буыны берләшмәсе” арт-объекты ачылуының тантанасы узды. Һәйкәлне урнаштыру 2 августта билгеләнүче “Һава-десант гаскәрләре көненә туры китерелгән.

Тантанада һава-десант гаскәрләре ветераннары, курсантлар, кадетлар катнашты.

Сәламләү сүзе белән Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин чыгыш ясады:

“Һава-десант гаскәрләре һәрчак алгы сызыкта, аларга гел катлаулы мәсьәләләр үтәргә туры килә. Десантчыларга батыр булу хас. Зәңгәр беретлар һәрчак иң беренче булып яуга күтәрелә. Террорчылыкка каршы операция булсынмы, тынычлык өчен көрәшү булсынмы.

Кадерле дуслар! Бүген без “Десантчылар буыны берләшмәсе” һәйкәлен ачабыз. “Буын” сүзе күп нәрсәне аңлата. ВДВ һәрчак үзенең традицияләре белән дан тотты. Бу традицияләр Русия җәмгыятендә генә түгел, илебездән читтә дә билгеле һәм аларны хөрмәт итәләр. Бу һәйкәл – һава-десант гаскәрләре батырларына хөрмәт күрсәтү. Республика Башлыгы исеменнән Һава-десант гаскәрләре көне алдыннан  сезне бу бәйрәм белән котлыйм. Сезгә ныклык, батырлык, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим!” – диде ул.  

 

 

 

Айрат Нурмөхәммәтов.
Фото:Айрат Нурмөхәммәтов.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: