Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июль 2021, 09:55

Көтү чыкты!

Ә сездә ничә сыер?

Көтү чыкты!
Көтү чыкты!

Ә сездә ничә сыер?

 

Авыл! Кояш калыкты. Таң атты. Кояшка иң беренче булып сәлам юллап әтәчләр кычкырды! Күп тә үтмәде, көтүче чыбыркысы шартлады, урам башында маллар күренде. Элекке кебек урам тулып, көтү булып килмәсә дә, маллар ун тапкыр ким булса да көтү чираты бар әле...

Чакмагыш районы Имәнлекул авылында яшәүче Кнәзевларны да урап узмый ул көтү дигәннәре, шөкер. “Безнең оч көтүендә 23 баш мал бар. Аларның 13-е савым сыеры, калганнары тана, үгез бозау рәвешләре, – ди алар. – Безнең урамда – 3 сыер. Аның да икесе 80не узган апа-абыйларда! Икенче очта 14-15 сыер малы көтүдә йөри”. Менә шундый отчет! Әйткәндәй, Кнәзевларның сыеры кысыр калган. Чөнки авылларда үгез юк!

Бүген үгез заты авылларда зур дефицит!  Юк, алар ирләр кебек эчеп яки чирләп үлеп бетмәгән. Үгез малын хуҗалар хәзер “туда-сюда” йөртмиләр, “бозыла” диләр, бәйдә генә тоталар – торганы бер йомшак уенчык алар хәзер. Шул рәвешле башка үгезләр дә, таналар да тумый кала! Менә шулай, җәмәгать, бу да авылларда эре мал көтүләренең кимүенең бер сәбәбе!

Көтү чыкты!
Көтү чыкты!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: