Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июль 2021, 13:33

“Исереккә диңгез тубыктан”

Юктан гына болай әйтмәгәннәр.

“Исереккә диңгез тубыктан”
“Исереккә диңгез тубыктан”

Юктан гына болай әйтмәгәннәр.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, ел башыннан бездә 129 кеше суга батып үлгән.

Аларның уналтысы балалар булуы билгеле.

Һәлак булучыларның күбесе эчкән килеш суга кергән.

 «Октябрьскийда Ык күлендә батып үлгән 36 яшьлек ир яр буенда эчеп утырган. Аннары суга кереп киткән һәм кире чыкмаган. Бүген водолазлар су төбеннән аның гәүдәсен табып алды», — дип хәбәр итәләр ведомствода.

Ык күлендә быел бу өченче шундый хәл икән.

18 июльдә шунда ук 42 яшьлек ир батып үлгән. 30 июньдә аның туганы да судан кабат чыкмаган. Ул да дуслары белән хәмер эчеп утырган булган.

 

“Исереккә диңгез тубыктан” дип юктан гына әйтмәгәннәр.

 «Эчкән кешенең сизгерлеге, курку хисе югала, хәрәкәтләре чикләнә, рефлекслары югала. Мондый халәттәге кеше тиз генә чара күрә белми, чынбарлык аның өчен төшкә әверелә, ул кирәк булган тиешле фикергә килә алмый»,— ди РФнең атказанган коткаручысы, Башкортстанның Авария-коткару хезмәте җитәкчесе Владимир Темашев.

 

“Исереккә диңгез тубыктан”
“Исереккә диңгез тубыктан”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: