Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль 2021, 20:37

Дәүләт ярдәме артачак

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт чараларын актуальләштерде.

Дәүләт ярдәме артачак
Дәүләт ярдәме артачак

 

БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Хөкүмәттә чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме бирү турында сөйләде. Үзгәрешләр, нигездә, документларны карау тәртибенә кагылган.

  • Әгәр элек заявка бирү вакыты декабрь аенда өч кенә көн тәшкил итсә, хәзер субсидия алыр өчен гаризалар 30 көн каралачак, - диде ул. – Ул 1 ноябрьдә башланачак һәм катнашучыларның санын арттырырга ярдәм итәчәк.

Моңардан тыш, 2021 елда май культуралары алыр өчен стимул күләме 23 млн. сум тәшкил итәчәк. Моның өчен рапс, көнбагыш, ногыт соясын җитештерү елына 55,4 млн. тоннадан да аз булмаска тиеш.

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика авыл хуҗалыгы министрлыгына федераль проектларда активрак катнашырга боерды.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: