Түгәрәк өстәлдә республиканың Иҗтимагый палатасы вәкилләре, 2021 елда сайлауларда күзәтү буенча иҗтимагый штаб белгечләре һәм әгъзалары, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы кеше хокуклары буенча совет әгъзалары, “Бердәм Русия”, “Яңа кешеләр”, “Ватан” партияләренең төбәк бүлекләре вәкилләре, бәйсез кандидатлар, югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.
Беренче чиратта, сайлау көнендә коронавирус таратмау бурычы тора. Иҗтимагый палата әгъзасы, 2021 елда сайлауларда күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Ольга Панчихина Роспотребнадзорның киңәшләре турында бәян итте. БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов әйтүенчә, сайлаучыларга чир йоктырмас өчен бер тапкыр кулланыла торган ручка, битлек, перчаткалар биреләчәк. Бу көнне тавыш бирү биналарында видеокамералар эшләячәк.
29 июльдә Башкортстанда иҗтимагый штабның “Бердәм Русия” партиясе кандидатларын хуплау буенча эшләре башлана.
6 апрельдән 29 июньгә кадәр Иҗтимагый штаб 74 семинар үткәргән. 12 лектор лекция сөйләгән, 6,5 мең күзәтүче әзерләнгән.
Чыганак: op.bashkortostan.ru
Фото: op.bashkortostan.ru