Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль 2021, 20:54

Андрей Назаров: "Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды республика икътисадын үстерүдә нәтиҗәле эш күрсәтте»

Яңа эш урыннары булачак, киләчәктә дә мондый үсеш институтлары белән эшләргә кирәк, ди Премьер-министр.

26 июльдә БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров БР Хөкүмәтең  чираттагы утырышын үткәрде. Анда “Башкортстан Республикасы сәнәгате үсеше фонды” коммерция булмаган оешманы капитализацияләү проектын расладылар.
БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр итүенчә, 2021 елның беренче яртыеллыгында БР сәнәгать үсеше фонды гомуми бюджеты 676,1 млн.сум булган 8 инвестиция проектын финанслаган, бирелгән заемнар суммасы 106,6 млн. сум тәшкил иткән, проектларны гамәлгә ашыру буенча салым керемнәренең нәтиҗәсе 521,9 млн. сум тәшкил иткән. 45 яңа эш урыны булдырылачак. Дүрт инвестиция проектына федераль акчаларны җәлеп итүне исәпкә алганда, тагын 42 яңа эш урыны булдыру карала.

Республиканың сәнәгатьне үстерү фондын 200 млн сумга капитализацияләү 2021 елда Башкортстан икътисадының  ныклылыгын күтәрү буенча өстәмә чаралар күрү планына ярашлы башкарыла. 2022 елда тагын 100 млн сумга капитализацияләү федераль акчалар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бу фонд үзенең нәтиҗәле булуын раслаган: 2021 елда ул Русиядә сәнәгать үсеше буенча беренче урынны алган. Шуңа киләчәктә дә мондый үсеш институтлары белән эшләргә кирәк, ди Премьер-министр.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Фото: pravitelstvorb.ru

Андрей Назаров: "Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды республика икътисадын үстерүдә нәтиҗәле эш күрсәтте»
Андрей Назаров: "Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды республика икътисадын үстерүдә нәтиҗәле эш күрсәтте»
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: