Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2021, 16:15

Тагын биш кешене югалттык

Вакцина ясатучылар арта.

Тагын биш кешене югалттык
Тагын биш кешене югалттык

Вакцина ясатучылар арта.

 

Русия Президенты Владимир Путин  үткән атнада чәршәмбе көнне Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә Русиядә ковидтан вакцина ясау темпларын арттырырга кирәк, әмма прививканы көчләп тагарга ярамый дип   белдерде.

Бу эш никадәр таләп ителәдер? Бүгенге мәгълүматлар буенча, авыручылар саны 46 961 кешегә җиткән.  Вирусны бүген тагын 253 кеше йоктырган.

Стационарларда 621 авыру дәвалана. Аларның 69-ы авыр хәлдә, 5 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

2 471 кеше амбулатор шартларда дәвалана.
32  пациент,  барысы 43 135 кеше савыгып чыккан.
COVID-19 тагын биш кешенең гомерен өзгән. Җан тәслим кылучылар  саны 734кә җитте.

Шул ук вакытта вакцина кадатучылар саны да арта.  Башкортстанга
Covid-19 - 1 031 680 доза вакцина кайтарылган.
1 компонентны - 873 140 кеше,  2 компонентны 577 954 кеше ясаткан.

Соңгы тәүлектә вакцинаны 9 796 кеше (1 компонентны - 3 566, 2 компонентны - 6 230) ясаткан.

Фото: infpol.ru

Тагын биш кешене югалттык
Тагын биш кешене югалттык
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: