Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2021, 19:09

Прививка эшләтми булмас...

Вакциналану ничек бара?

Прививка эшләтми булмас...
Прививка эшләтми булмас...

Вакциналану ничек бара?

 

Бүген республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә коронвирус инфекциясенә каршы вакциналау мәсьәләләре буенча чираттагы видеоселектор киңәшмәсе узды.

Башкортстанда 23 июльгә COVID-19 коронавирусы йоктырган 46211 кеше, яки 100 меңгә 1144,4 кеше теркәлгән булган. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада коронавирус инфекциясенең таралу күрсәткечләре COVID-19 авыруларының интенсивлыгын киметү турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми.

 

- Вакциналау нәтиҗәле булсын өчен халыкның ким дигәндә 60 процентына прививка ясатырга кирәк. Ә Татьяна Голикова җитәкчелегендәге оператив штаб утырышы нәтиҗәләре буенча, 22нче июльдән 1нче ноябрьгә кадәр өлкән яшьтәге халыкның 80 процентына вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясау бурычы куелды, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин халык арасында вакциналау буенча муниципалитет башлыклары ягыннан нәтиҗәле эш үткәрү кирәклеген билгеләде. Ул аларны урыннарда халык белән актив эш алып барырга, очрашырга, вакциналау кирәклеген аңлатырга чакырдыды.

Премьер-министр урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүе буенча, республикага яңа коронавирус йогышын профилактикалау өчен 1 031 680 доза вакцина кайтарылган. Ул 1 900 000 кешегә җитә (өлкән халыкның 60 проценты). 25 июльгә кадәр, вакциналауның федераль регистр мәгълүматлары буенча, I компонент белән 869 574 кешегә (84,3 процент) прививка ясалган, республика халкын 2нче компонент белән тәэмин итү – 45,7 процент. Шулар арасында 60 яшьтән өлкәннәр – 225 001 кеше (26,3 процент). Вакциналануны тулысынча 571 724 кеше төгәлләнгән (I + II компонент) , шулар исәбендә 60 яшьтән өлкәннәр - 178 530 кеше (20,8 процент).

 

Фото: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.

Прививка эшләтми булмас...
Прививка эшләтми булмас...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: