Ял көннәрендә республиканың дәүләт автоинспекторлары көчәйтелгән режимда эшли.
Массакүләм тикшерүләр үткәрә. Чөнки ял көннәрендә республика юлларындагы хәлләр катлаулана, шәһәр читенә чыгучы автомобилистлар исәбенә транспорт агымы тыгызлана. Транспорт ситуациясен җайга салыр өчен юлларга юл-патруль хезмәтенең өстәмә нарядлары эшкә чыга.
Төбәк Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә руль артына исерек килеш утыруга битараф калмаска, юлда адекват булмаган водительләр турында полициягә хәбәр итәргә чакырып мөрәҗәгать итә. Дәүләт автоинспекторлары руль артындагы исерекләр турындагы хәбәрләргә карата тиз арада чаралар күрергә әзер.